Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Авыл җирлекләренең иң яхшылары бүләкләнде

Җитәкчеләрнең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль районның иң төзек авыл җирлеген ачыклау буенча оештырылган конкурска йомгак ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. Районыбыздагы унбиш авыл җирлеге катнашкан ул конкурсның «Ерак авылларның иң яхшысы» («Лучшее провинциальное село») номинациясендә беренче урынга Сухрау авыл җирлеге лаек булды. Икенче урынны Шәңгәлче авыл җирлеге яулады. Өченче урында - Түбән...

Җитәкчеләрнең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль районның иң төзек авыл җирлеген ачыклау буенча оештырылган конкурска йомгак ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде.
 
Районыбыздагы унбиш авыл җирлеге катнашкан ул конкурсның «Ерак авылларның иң яхшысы» («Лучшее провинциальное село») номинациясендә беренче урынга Сухрау авыл җирлеге лаек булды. Икенче урынны Шәңгәлче авыл җирлеге яулады. Өченче урында - Түбән Уратма авыл җирлеге. Красный Ключ авыл җирлеге исә «Шәһәр яны авылларының иң яхшысы» («Лучшее пригородное село») номинациясендә җиңде.
 
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина үзара салым программасының безнең районда уңышлы тормышка ашырылуын искәртеп үтте. Мәсәлән, Прости авылының бетон юлындагы чокыр-чакырларны тигезләп, ямап чыкканнар. Иске Чишмәдә балалар уен мәйданчыгы көйләнгән. Районыбызның иң ерак авылларыннан булган Ачида да - балалар өчен уен мәйданчыгы, ә Городище, Свердловец һәм Кармалыда су насослары сатып алганнар.
 
Болардан тыш, республика программасы буенча, быел Югары Чаллы авылында мәдәният йорты һәм, шулай ук, участковый өчен махсус комплекс төзелеп, файдалануга тапшырылган. Ташлыкта спорт мәйданчыгы төзеп куйганнар. Балчыклы авылын-
да - күп функцияле үзәк, ә Поповкада фельдшер-акушерлык пункты сафка баскан.
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X