Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Авыл хуҗалыгы исәбен алудагы хезмәтләре бәяләнде

Җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясен уздыруда аеруча аерылып торган хезмәткәрләрне бүләкләделәр. «За труды в проведении Всероссийской сельскохозяйственной переписи» медаленә лаек булучылар арасында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Роберт Гарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы...

Җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясен уздыруда аеруча аерылып торган хезмәткәрләрне бүләкләделәр.
«За труды в проведении Всероссийской сельскохозяйственной переписи» медаленә лаек булучылар арасында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Роберт Гарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин, «Росреестр»ның җирле бүлек начальнигы Наил Нуриев, дәүләт статистика бүлеге начальнигы Вәсилә Кадыйрова бар. Киңәшмә барышында аларга бу олы бүләкне муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина үзе тапшырды.
«Бигрәк тә, Майскогор-ский, Түбән Уратма, Макаровка, Сухрау, Афанас һәм Сосновка авыл җирлекләрендә авыл хуҗалыгы исәбен алучыларның тырышлыгы, хезмәте аерып билгеләп үтәргә лаеклы, - дип әйтеп китте Эльвира Долотказина. - Авыл хуҗалыгы исәбен алу барышында безнең районда 6 инструктор һәм 34 исәп алучы эшләде. Барысының да үзенә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп башкаруы яхшы нәтиҗәләргә китерде».
Билгеле булганча, Тү-бән Кама муниципаль районында 16 меңнән күбрәк объект язып алынган, шуларның 17се - авыл хуҗалыгы оешмасы, 113е - крестьян-фермерлык хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәрләрнең; 2073е - сәүдәгә кагылышы булмаган бакчачылык берләшмәләрендәге бакчалар арасыннан сайлап алынган участок; 13242се - гражданнар-ның авыл җирендәге участоклары; 900е -
шәһәр җирендәге хуҗалык. Шәһәрдәге йорт хуҗалыклары карамагындагы 102 гектар җир дә тикшерелгән. Авыл хуҗалыгы исәбен алуның нәтиҗәләре 2018 елның соңгы кварталында билгеле булачак.
Фотода: Эльвира Долотказина муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗановка медаль тапшыра.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев