Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Автобуста йөрсәгез...

28 февральдән башлап, Түбән Кама шәһәре урамнарында 11нче, 13нче, 14нче һәм 27нче маршрут автобуслары йөрмәячәк, ә калган ун маршруттагы автобуслар хәрәкәтенә үзгәрешләр кертеләчәк. Түбән Кама шәһәр советының чираттан тыш уздырылган сессиясендә әнә шундый карарга киленде. Соңгы вакытта Түбән Кама администрациясенә җәмәгать транспорты булган автобусларны тукталышларда озаклап көтәргә мәҗбүр булуларыннан, кичке...

28 февральдән башлап, Түбән Кама шәһәре урамнарында 11нче, 13нче, 14нче һәм 27нче маршрут автобуслары йөрмәячәк, ә калган ун маршруттагы автобуслар хәрәкәтенә үзгәрешләр кертеләчәк. Түбән Кама шәһәр советының чираттан тыш уздырылган сессиясендә әнә шундый карарга киленде.

Соңгы вакытта Түбән Кама администрациясенә җәмәгать транспорты булган автобусларны тукталышларда озаклап көтәргә мәҗбүр булуларыннан, кичке тугыздан соң кайбер автобусларның гомумән йөрүдән туктауларыннан зарланып мөрәҗәгать итү очраклары ешайган. Үз чиратында, шәһәр мэры А. Метшин транспорт проблемасын үз контроленә алган. НПАТП җитәкчелеге автобусларның халыкка тиешенчә хезмәт күрсәтә алмауларын предприятиенең узган елда гына да 32,8 миллион сум зыянга эшләве белән бәйләп аңлата. Мәсәлән, 1нче маршрутта бер пассажирның бер мәртәбә йөрүе предприятиегә 17 сум зыян китергән. 34нче маршрутта исә һәр пассажирның автобуска бер утыруыннан килгән зыян 47 сумга барып баскан.

Җәмәгать транспорты белән бйәле мәсьәләне хәл итү, түбәнкамалы пассажирлар өчен тиешле уңайлыклар тудыру максатыннан, шәһәр советы депутатлары, НПАТП белән бергәләп, автобуслар хәрәкәтенең яңа маршрутларын төзегәннәр. Төп транспорты автобус булган түбәнкамалыларга үзләренә кирәкле урынга барып җитү өчен, кайбер очракта, бер автобустан икенчесенә күчеп утырырга да туры килүе бар. Шунлыктан, депутатлар 750 сум акча түләп, айлык юл йөрү билеты алырга киңәш итәләр.

28 февральдән башлап, халык тукталышларда автобусларны 8-20 минут көтеп торачак, бары тик шәһәрдән Төзүчеләр поселогына бара торган автобуслар гына 22-35 минут көттерәчәкләр. Көн саен рейска 1нче маршрутта - 3 автобус; 5нче һәм 5а маршрутта - 8әр автобус, интервал - 8 минут; 10нчы маршрутта - 6 автобус, интервал - 8 минут; 25нче маршрутта - 5 автобус, интервал - 10-11 минут; 34нче маршрутта - 2 автобус, интервал - 20 минут; 55нче маршрутта - 4 автобус, интервал - 10 минут; 56нчы маршрутта - 10 автобус, интервал - 8 минут; 57нче маршрутта - 5 автобус, интервал - 9 минут; 59нчы маршрутта - 5 автобус, интервал - 9 минут. Сүз уңаеннан, 56нчы маршрутта юл озынлыгы 27 километр тәшкил итәчәк, бер рейска чыккан автобуска ул юлны үтү өчен сәгать ярымлап вакыт китәчәк.

Газета укучыларыбызның күпсанлы үтенечен исәпкә алып, барлык маршрут автобусларының да кайсы тукталышлар аша үтүен, таблица рәвешендә, 2нче биттә урнаштырабыз. Шәһәр урамнарында үзегезне йөртә торган автобусларның юл тәртибенә ияләнгәнче, шул таблицаны кисеп алып, яныгызда йөртегез.

1 «Автовокзал», «Корабельная ур.», «Мебельный», «Лагуна», «Студентлар ур.», «Халык суды», «Институт», «Кама» кунакханәсе», «Төзүчеләр ур.», «Үзәк базар», «Азык-төлек комплексы», «нзжби», «Промбаза», «Төзүчеләр поселогы». Шул ук тәртиптә автовокзалга кайта.

5 «Автовокзал», «Авыл хуҗалыгы идарәсе», «Црб», «Спортивная ур.», «Чәбия ур.», «Гагарин ур.», «10нчы мкр.», «Шинник» спорт комплексы», «Эластик», «Кайманов ур.», «Лесная ур.», «17нче мкр.», «Универсам», «Бызов ур.», «Мурадьян ур.», «2нче шәһәр дәваханәсе», «Ак чишмә», «Спортсменнар йорты», «Чулман ур., «Сөембикә, 26», «Сөембикә ур.», «Тынычлык, 73», «45нче мкр.», «44нче мкр.», «Төзүчеләр, 52», «Институт», «Кама» кунакханәсе», «Төзүчеләр ур.», «Үзәк базар», «Автовокзал».

«Автовокзал», «Үзәк базар», «Төзүчеләр ур.», «Кама» кунакханәсе», «Институт», «Төзүчеләр, 52», «45нче мкр.», «44нче мкр.», «Тынычлык, 73», «Сөембикә ур.», «Сөембикә, 26», «Чулман ур.», «Спортсменнар йорты», «Ак чишмә», «2нче шәһәр дәваханәсе», «Мурадьян ур.», «Бызов ур.», «Универсам», «17нче мкр.», «Лесная ур.», «Кайманов ур.», «Эластик», «Шинник» спорт комплексы», «10нчы мкр.», «Гагарин ур.», «Чәбия ур.», «Спортивная ур.», «Црб», «Авыл хуҗалыгы идарәсе», «Автовокзал».

10 «Магнит», «Химиклар, 2», «36нчы мкр.», «37нче мкр.», «Аркада», «Җиңүнең 30 еллыгы», «Тын аллея», «Октябрьнең 50 еллыгы», «Спортивная ур.», «Чәбия ур.», «Гагарин ур.», «10нчы мкр.», «Шинник» спорт комплексы», «Эластик», «Кайманов ур.», «Химиклар, 112», «Менделеев ур.», «11нче мкр.», «Вахитов ур.», «Шәһәр паркы», «Лемаев скверы», «Тын аллея», «Җиңүнең 30 еллыгы», «Аркада», «37нче мкр.», «36нчы мкр.», «Южная ур.», «Магнит».

25 «Автовокзал», «Үзәк базар», «Төзүчеләр ур.», «Кама» кунакханәсе», «Тын аллея», «Лемаев скверы», «Б.Урманче ур.», «Интеркамабанк», «Яшьләр», «Тынычлык, 43», «Тынычлык ур.», «22нче мкр.», «2нче шәһәр дәваханәсе», «22нче мкр.», «Тынычлык ур.», «Тынычлык, 43», «Яшьләр», «Интеркамабанк», «Б.Урманче ур.», «Тын аллея», «Кама» кунакханәсе», «Төзүчеләр ур.», «Үзәк базар», «Автовокзал».

34 «Гайнуллин, 10», «Лагуна», «37нче мкр.», «Аркада», «Җиңүнең 30 еллыгы», «Кама» кунакханәсе», «Төзүчеләр ур.», «Үзәк базар», «Төзүчеләр ур.», «Кама» кунакханәсе», «Җиңүнең 30 еллыгы», «Аркада», «Лагуна», «Гайнуллин, 10».

55 «НКЦ», «Авыл хуҗалыгы идарәсе», «Црб», «Спортивная ур.», «Чәбия ур.», «Гагарин ур.», «10нчы мкр.», «Шинник» спорт комплексы», «Драма театры», «Кайманов ур.», «Эластик», «Шинник» спорт комплексы», «10нчы мкр.», «Гагарин ур.», «Чәбия ур.», «Спортивная ур.», «Црб», «Авыл хуҗалыгы идарәсе», «НКЦ».

56 «Автовокзал», «Корабельная ур.», «Яшьлек ур.», «Эчке эшләр идарәсе», «Автошәһәрчек», «37нче мкр.», «Аркада», «Җиңүнең 30 еллыгы», «Институт», «Төзүчеләр, 52», «Тынычлык, 73», «Яшьләр», «Тынычлык, 43», «Тынычлык ур.», «22нче мкр.», «2нче шәһәр дәваханәсе», «Мурадьян ур.», «19нчы мкр.», «Шинчылар ур.», «Балалар бакчасы», «Шинчылар ур.», «Менделеев ур.», «Чулпан», «Базар», «Менделеев, 1», «Вахитов, 2», «Музей», «10нчы мкр.», «Шинник» спорт комплексы», «Чулпан», «Менделеев ур.», «Шинчылар ур.», «Балалар бакчасы», «Шинчылар ур.», «19нчы мкр.», «Мурадьян ур.», «2нче шәһәр дәваханәсе», «22нче мкр.», «Тынычлык ур.», «Тынычлык, 43», «Яшьләр», «Тынычлык, 73», «Төзүчеләр, 52», «Институт», «Җиңүнең 30 еллыгы», «Аркада», «37нче мкр.», «36нчы мкр.», «Южная ур.», «Магнит», «Химиклар, 2», «Автошәһәрчек», «Эчке эшләр идарәсе», «Яшьлек ур.», «Корабельная ур.», «Автовокзал».

57 «НКЦ», «Үзәк базар», «Төзүчеләр ур.», «Кама» кунакханәсе», «Аттракцион», «Корабельная ур.», «Трампарк», «Вокзальная, 28», «Кирпеч заводы», «Южная ур.», «Химиклар, 2», «36нчы мкр.», «Южная ур.», «Магнит», «Южная ур.», «Кирпеч заводы», «Вокзальная, 28», «Корабельная ур.», «Аттракцион», «Кама» кунакханәсе», «Төзүчеләр ур.», «Үзәк базар», «НКЦ».

59 «Магнит», «Химиклар, 2», «36нчы мкр.», «37нче мкр.», «Лагуна», «Студентлар ур.», «Халык суды», «Төзүчеләр, 52», «Тынычлык, 73», «Яшьләр», «Тынычлык, 43», «Тынычлык ур.», «22нче мкр.», «2нче шәһәр дәваханәсе», «Ак чишмә», «Спортсменнар йорты», «Чулман ур.», «Сөембикә, 26», «Сөембикә ур.», «Тынычлык, 73», «Төзүчеләр, 52», «Халык суды», «Студентлар ур.», «Лагуна», «37нче мкр.», «36нчы мкр.», «Южная ур.», «Магнит».

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев