Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Автобус бар, йөртүчесе юк

Түбән Камага тугыз яңа автобус кайтарылган.

Шәһәрдә пассажирлар йөртүче “Түбән Кама ПАТП” предприятиесенә ярдәмгә башта Яр Чаллының “Альбатрос” компаниясе килсә, декабрь башыннан “Республиканский автовокзал 07” Казан компаниясе да кушылды.

Казан автобуслары аерылып тора. Алар кызыл төстә, әллә каян күренә. 5, 5а һәм 56 нчы маршрутлар буенча йөри башлады инде, тиздән “Яндекс” кушымтасына да кертеләчәк.

5 һәм 5а автобуслары элек “ПАТП” предприятиесе карамагында булган. Хәзер анда 1 нче, 10 нчы, 55 нче, 34 нче, 25 нче маршрутлар гына.

– Калган маршрутлардан автобусларны бу биш маршрутка өстәгәч, алар урамнарда ешрак йөри башлады, көтү вакыты да 15-20 минутка кадәр кимеде, – ди җәмәгать транспорты бүлеге начальнигы урынбасары Ленар Зарипов.

Транспорт бүлеге җитәкчелеге фикеренчә, яңа транспорт компанияләрен җәлеп итү бары уңай нәтиҗәләргә китерәчәк. Ә яңа елдан транспорт реформасы тормышка ашырыла башлаячак. Шулай ук 1 гыйнвардан 47 нче һәм 59 нчы маршрутларны берләштерү ихтималы бар.

– Моны шәһәрдәшләребез сорый. Бу автобуслар, нигездә, бер маршрут буенча йөри, 47 нчесе генә яңа микрорайоннарга керә. Кешеләрдән тәкъдимнәр көтәбез. Маршрутларны берләштерү ихтыяҗы булса, моны эшләргә мөмкин, – дип аңлата Ленар Зарипов.

Шунысы да бар, автобуслар кешеләрне автовокзалның үзеннән түгел, ә “Автовокзал” тукталышыннан алып китәчәк. Шулай эшләүне канун таләп итә икән.

Җитәкчеләр мактаныр, ләкин автобуслар турында төгәл мәгълүматны шул транспортта йөрүче генә әйтә ала. Мәкаләне язган вакытта, шәһәрдәшләр арасында сораштыру уздырдык. Алты кеше берни үзгәрмәгәне турында әйтсә, бер генә түбәнкамалы автобусны көтү вакыты кимүен җиткерде. Сәбәбе нидә икән?

Берничә ел элек “Нижнекамское ПАТП” предприятиесе директоры Юрий Ивановтан интервью алганда, аның:

– Автобуслар җитәрлек, ә менә йөртүчеләр җитми. Пенсионерлар китеп бара, яшьләр килми, – дигән сүзләре истә калды.

Димәк, шәһәргә яңа автобуслар кайтарып, хәл яхшы якка үзгәрерме? Шулай да, “Республиканский автовокзал 07” җәмгыяте вәкиле Алик Умаров автобус йөртүчеләрен һәм кондукторларны кабул итәргә әзер булуларын җиткерде. Яңа автобусларда эшләргә теләүчеләр шәһәр башкарма комитетының транспорт бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Ә әлегә автобус маршрутлары буенча йөрүче  “таксист”ларны “ашатырга” һәм реформага өметләнергә мәҗбүрбез.   

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев