Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Һава чистарыр, диләр

«Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә биологик чистарту корылмаларын үзгәртеп коруның икенче этабы бара.

Биологик чистарту корылмалары предприятиегә дә, шәһәргә дә хезмәт күрсәтә. Хәзерге вакытта биредә күләмле төзекләндерүнең икенче этабы башланган: пычрак химик агынтыларны механик чистарту узелын яңарту бара. Эшләр 2019 елның июлендә тәмамланыр дип көтелә. Төзекләндерүгә бер миллиард сум кирәк булачак.  Эшләр тәмамланганнан соң, атмосфера һавасы чистарырга тиеш икән. 
Түбән Камада агынты суларны чистарту сыйфатын яхшырту һәм начар исне бетерү өчен, «Түбән Кама Нефтехим» Европада иң яхшы технологияләрдән саналган биофильтрация алымын кулланачак. Моңа кадәр корылмаларга яңа махсус җайланма кайтартып, агынты суларны чистарту системасын модельләштергәннәр иде. 
– Фильтр ярдәме яңа система агынтыларны 95 процентка кадәр чистартырга мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта лаборатория биналарына капиталь ремонт ясалып, аны җиһазландыру бара, – ди предприятие вәкилләре. 
Руслан Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев