Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Аскуймаларга ут капкан

13 гыйнварда Түбән Кама сәнәгать зонасы складында янгын чыккан.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, ут чыгу турында 6.24 сәгатьтә 112 номерына шалтыратып хәбәр иткәннәр.
Дүрт минуттан 33 нче частьнең беренче янгын сүндерү машиналары вакыйга урынына барып җиткән. Ачыкланганча, 600 квадрат метрлы складта агач аскуймалар булган. Ниндидер сәбәпләр аркасында алар яна башлаган. Аларны «сэндвич»-панельләрдән ясалган шул ук бинада җитештергәннәр.
7.10 сәгатьтә янгын сүндерүчеләр ачык утны сүндерә алганнар. Зыян күргән мәйдан күләме 280 квадрат метр тәшкил итә. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Янгын сүндерүдә барлыгы 35 кеше һәм 10 техника берәмлеге катнашкан. Тикшерү бара.

Фото НТР сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев