Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ашау кыйммәткә төшәрме?

Үзгәрешләр балаларны мәктәпләрдә тукландыруда да булачак. Түбән Кама муниципаль районы Советы сессиясендә мәктәптә тукландыру системасын яңача оештыру мәсьәләсе каралды. Кабул ителгән карар буенча, мәктәп ашханәлә-рендәге ашауны оештыру белән җәмәгать туклану комбинаты шөгыльләнәчәк. Меню сыйфаты үзгәрәчәк. Бүгенге көндә ризыктагы калорийлар күләме нормага туры килсә дә, рационда ит, җиләк-җимеш, сөт һ.б. күләме...

Үзгәрешләр балаларны мәктәпләрдә тукландыруда да булачак. Түбән Кама муниципаль районы Советы сессиясендә мәктәптә тукландыру системасын яңача оештыру мәсьәләсе каралды.

Кабул ителгән карар буенча, мәктәп ашханәлә-рендәге ашауны оештыру белән җәмәгать туклану комбинаты шөгыльләнәчәк. Меню сыйфаты үзгәрәчәк. Бүгенге көндә ризыктагы калорийлар күләме нормага туры килсә дә, рационда ит, җиләк-җимеш, сөт һ.б. күләме күпкә аз. Төп сәбәбе - аларга ел саен бәя арту.

Хәзерге вакытта Казан һәм Яр Чаллы мәктәпләрендә ашау өчен көненә 58 сум түләнсә, Түбән Камада өлкән сыйныфта укучы иртәнге ашны 35 сум 70 тиенгә ашый. Шәһәр муниципаль бюджетыннан моңа елына 133 миллион сум бүленә. Бу акчадан һәр балага 6,8 сум дотация түләнә.

Түбән Кама Советы депутатларының дотацияне 20,6 сумга кадәр арттыру тәкъдиме бертавыштан кабул ителде. Ул яңа уку елыннан гамәлгә керәчәк. Ашханәдә туклану өлкән һәм урта сыйныф укучылары өчен - 60 сум, башлангыч сыйныфтагылар өчен 55 сум тәшкил итәчәк. Шуның 20 сумы - дотация. Ашау өчен бәя бары 5 сумга, ә озайтылган көн төркеме өчен 10 сумга артачак. Нәтиҗәдә, башлангыч сыйныф балалары - 34,4 сумга, урта һәм өлкән сыйныфтагылар - 39,4, озайтылган көн төркеменә йөрүчеләр 25 сумга ашый алачак.

Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X