Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Араларда еллар, киртәләр...

«Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә» диме әле Такташ? «Тиле яшьлек ярты гомерен бирә, аның уты белән янарга» дип тә өстәп куя. Менә шул яшьлек тилелеге белән эшләнгән хата өчен гомер буе җавап та бирәсе булмаса... Дания белән Рамилнең мәхәббәт-ләре кешенеке кебек кенә булмады. Берсе - ут, берсе су булса, бәлки,...

«Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә» диме әле Такташ? «Тиле яшьлек ярты гомерен бирә, аның уты белән янарга» дип тә өстәп куя. Менә шул яшьлек тилелеге белән эшләнгән хата өчен гомер буе җавап та бирәсе булмаса...
Дания белән Рамилнең мәхәббәт-ләре кешенеке кебек кенә булмады. Берсе - ут, берсе су булса, бәлки, кайсы да булса берсе юл куяр иде дә. Тик икесе дә ут билгесе астында туганнар шул. Икесендә дә көнчелек хәттин ашкан. Дания Рамилнең берәр кыз белән сөйләшеп торганын күрсә, шундук чәчләренә барып ябыша. Аның чәрелдәвеннән туйган кыз-кыркын егетне бер чакрымнан урап уза башлады. Рамил дә буш калмады: Даниядән ир-егетләр затын гына түгел, туган-тумачаларын, дус кызларын да биздерде.
Дания фермада сыер сауды. Рамил колхоз рәисен йөртсә дә, йөргән кызына якынрак булу өчен, автобус руле артына утырды, җәен сыер савучыларны җәйләүгә йөртте.
Көнләшүе сәбәпле, Данияне дә көч белән алды ул. Үзе өйләнергә дә ашыкмады. Янәсе, аныкы булса, башка егетләргә күз салмас, кияүгә чыкмый корсак күтәргән хатын-кызга ир-егетләр дә борылып карамас. Шулай булмыйни. Хатын-кызның җүләрлеге бер олау бит аның. Дания дә үҗәтләнеп, егет күз алдында башкаларга барып асылына, корсагы инде беленә башласа да, клубка чыгуын дәвам итә, чытлыкланырга да күп сорамый иде.
Аның чираттагы «Хи-хи, ха-ха»-сыннан соң, каны кызган Рамил аны да, колхозга булышырга килгән «КамАЗ» шоферын да «тәпәләп» атты. Иртән иртүк Данияне дәваханәгә озаттылар. Шофер төнлә үк авылдан чыгып качкан иде. Шул вакытта Дания тәүбәгә килеп, Рамиле белән аңлашса бик яхшы буласы иде дә... Ул тагын бер җүләрлек эшләп ташлады: күрше авылда оялчанлыгы белән даны таралган, инде яше утызга якынлашса да, авыру әнисен караганга күрә өйләнә алмаган (чирле карчыкны карарга кем килсен!) егеткә кияүгә чыкты да куйды. Зурлап туйлар үткәреп тормадылар, җитәкләшеп барып авыл советында язылышып кайттылар да - вәссәлам! Рамил килеп тавыш куптарыр дип курыкса да, анысы сөйгәнен дә уздырды: каяндыр ике балалы марҗа ияртеп кайтты. Ә марҗа халкы ир көен көйли белә ул. Аңа өенең чисталыгы мөһим түгел, пычракка батса да, ирен җайлый-майлый иркәли ул.
Сүз дә юк, Дания каенананы яхшы тәрбияләде, яткан җире чиста-коры булды, ашарына йомшак, кайнар ризыктан өзмәде. Көне колхоз эшендә узса да, берничә мәртәбә өйгә кайтып, каенанасын ашатырга, урын-җирен алыштырырга вакыт тапты. Карчык бакый дөньяга күчкәндә килененнән риза-бәхил булып, аларга хәер-фатихасын биреп китте.
Ул вафат булуга, Дания ирен шәһәргә өстерәде, ир дә каршы килмәде. Тыныч кына яшәлде дә, яшәлде шулай. Хәзер инде еллар узгач, Дания сабырланды, көнчелеге бетеп җитмәсә дә, юл куярга өйрәнде, эчтән янса да, тышка чыгармады. Алай гына да түгел, иренең башка хатыннар янына баргалап йөрүен күзенә бәреп әйткән чакта да уен-көлкегә борып җибәрә торган булды. Әйе, теге юаш егет шәһәрдә ачылып китте. Яхшы эшкә урнашты, акча таба белде. Киемнәре затлыдан, машинасы «иномарка» булган акчалы иргә караучы табыла инде ул.
Бер уйлаганда, нишли ала соң ул? Иренә ул яхшы хатын булды: ашарына пешерде, өен җыештырды, керен уды, Рамил белән уртак кызыннан соң, бер-бер артлы тагын 2 бала табып бирде. Шуның белән шул. Ире аның яраткан кешесе була алмады. Ир никадәр генә тырышса да, хатынын затлы бүләкләргә күмсә дә, Дания аңа хатын-кыз булып ачыла алмады.
Гомере буе (хәзер инде 53 яшькә җителгән) Рамилен, аны көнаралаш тукмап торган Рамилен оныта алмады. Менә шуннан соң хатын-кыз затын акыллы дип әйтеп кара инде син!
Кайтыр иде Дания яшьлегенә. Яланаяклап чабып кайтыр иде. Чыклы үләндә йөрер, сөйгәне белән таң атканын каршылар иде. Кайтыр иде, әгәр юлын белсә. Кире кайта торган юл булса... Юк шул, араларда еллар, киртәләр...
Энҗе ГАЛИЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев