Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Апуш»ка рәхим итегез

Кичә яңа Балалар үзәк китапханәсе ачылды. Бу вакыйганы түбәнкамалылар күптән көтте. Исеме дә матур һәм күңелгә якын - сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның балачактагы «Апуш» кушаматы. Китапханә кунаклары 14 яшькәчә балалар, аларның ата-аналары һәм укытучылары булачак. Элек бирегә, нигездә, укый белгән балалар йөргән. Әмма киләчәк буынны матур әдәбиятка сабый чактан ук...

Кичә яңа Балалар үзәк китапханәсе ачылды. Бу вакыйганы түбәнкамалылар күптән көтте. Исеме дә матур һәм күңелгә якын - сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның балачактагы «Апуш» кушаматы. Китапханә кунаклары 14 яшькәчә балалар, аларның ата-аналары һәм укытучылары булачак.
Элек бирегә, нигездә, укый белгән балалар йөргән. Әмма киләчәк буынны матур әдәбиятка сабый чактан ук тартырга кирәк. Китапханәдә 28 меңнән артык әдәби китап, татар һәм рус телләрендә төсле рәсемнәр белән чыгарылган 45тән артык журнал һәм газета урын алды.
Китапханә балалар бакчалары һәм мәктәпләр, иҗтимагый оешмалар, өстәмә белем бирүче уч-реждениеләр, шәһәр музее һ.б. белән элемтә урнаштырачак. Шулай ук, бирегә яшь, күпбалалы, тулы булмаган, инвалид балалары булган гаиләләрне тарту планлаштырыла.
Яңартылган китапханәдә, китап сөючеләрнең яшьләренә карап, дүрт зал урнашкан: Бәләкәч (5 яшькә кадәр), Балачак (11 яшькә кадәр), Яшүсмер (14 яшькә кадәр) һәм иҗат залы. Сабыйларны китап белән таныштыру, уеннар, видео карау һ.б. мөмкинлекләр бар. Үсмерләр бүлмәсендә компьютерлар, Wi-Fi зонасы бар, шулай ук күчермә ясарга, сканерларга, аудиокитаплар тыңларга була. Иҗат үсеше залында төрле очрашулар, гаилә белән кино карау, шигырь сөйләү бәйгеләре, курчак театры күрсәтү оештырылачак. «Апуш» китапханәсе үз эшчәнлеген, шулай ук, Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында да алып барачак.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев