Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Алыштанмы, бирештәнме – мәчеләр аркасында чыккан сугыш ни белән тәмамланыр?

Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 6б йортында яшәүче Фәния Гыймадиева ишегалдында көн күрүче мәчеләрне көн саен ашата, ризыкны да кибеттән үз акчасына сатып ала. Ул урамга чыгуга йомшаккайлар аныӊ янына ашыгалар. Хатын-кыз һәркайсыныӊ исемен белә:Барсик, Чернуш, Ночка, Сырок... Әмма аныӊ һәм әлеге йортта башка яшәүче башкаларның йөрәкләре яна. Алар бу мәчеләрне...

Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 6б йортында яшәүче Фәния Гыймадиева ишегалдында көн күрүче мәчеләрне көн саен ашата, ризыкны да кибеттән үз акчасына сатып ала. Ул урамга чыгуга йомшаккайлар аныӊ янына ашыгалар. Хатын-кыз һәркайсыныӊ исемен белә:Барсик, Чернуш, Ночка, Сырок...
Әмма аныӊ һәм әлеге йортта башка яшәүче башкаларның йөрәкләре яна. Алар бу мәчеләрне үтерергә телиләр дип уйлыйлар.
- Мин подъезд янында өч чит кешене күргәч, мәчеләрне үтерергә килдегезме? - дип сорадым, - ди дулкынлануын яшерә
алмыйча Фәния апа. - Әйе, шуныӊ өчен килдек дип әйттеләр.
Кешеләр әйтүенчә, подвал эченә агу да салып йөргәннәр икән. Тик алар үзләре агу салганны да, мәчеләрне үтергәннәрендә күрмәгәннәр. Ә менә билгесез кешеләрнеӊ килеп хайваннарны капчыкларга салганнарын әле дә хәтерли. Үгетләп сорагач, берсен чыгарганнар, икенче көнне ул мәченеӊ балалары үле килеш туган. Капчыкка салгач та, аларны кырга илтеп ташлыйлар дигән фикердә кешеләр. Әмма моны шулай ук дәлилли алмыйлар.
Җилнеӊ каян искәнен монда яхшы беләләр. «Шул ук йортта яшәүче хатын гына йорт идарәсенә барып зарланган,» - ди алар. Бу эшкә ачыклык кертер
өчен «ПЖКХ-17» идарәче компаниягә юл тоттым.
- Без бу хәл турында хәбәрдар, - диде җитәкчесе урынбасары Руслан Мәгъдәнуров. - Менә бу - Октябрьнең 50-еллыгы урамын-
дагы 6б йортындагы бер кеше гаризасы. Шуныӊ астына 14 кеше үз имзасын куйган. Нигездә, яшь гаиләләр. Алар әйтүенчә, мәчеләр бала арбаларына, машина капотларына менеп йоклый, подвал тулы кандала, төрле чирләр йоктырырга да мөмкин.
Җәен бу йортныӊ ишегалдында 25 (!) песи яшәгән. Хәзер 9ы гына калган. Йорт идарәсендә Яр Чаллыдагы приюттан килгән хезмәткәрләрнеӊ 14 мәчене тотып алып шунда алып китүлә-рен әйттеләр. Аларны ветеринарларга күрсәтәләр, кирәк булса, дәвалыйлар да икән.
Әмма өлкән буын вәкилләре моӊа ышанмый. Йорт янына шикле кешеләр килүгә, чыгып тезелешеп басалар. Әйтергә оят, берсе хәтта гариза язган хатын-кызны да кыйнаган.
Бу сугыш ни белән тәмамланыр - билгесез, тик менә йорт идарәсе хезмәткәрләре бирегә участковый белән килергә ниятлиләр.
Лилия Заһретдинова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X