Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Алтынга тиӊләрлек гаилә

Гайнемөхәммәтовлар гаиләсе Россия күләмендә уздырылган «Ел гаиләсе» бәйгесенеӊ «Россиянеӊ алтын гаиләсе» номинациясендә катнаша. Алар шәһәр һәм Татарстан данын яклый. Аларга бәйгедә катнашырга ЗАГС җитәкчелеге тәкъдим итә. Чөнки Гайнемөхәммәтовларның мондый чараларда беренче тапкыр гына катнашулары түгел. 2001 елда, мәсәлән алар, «Татарстанның үрнәк гаиләсе» бәйгесе лауреаты исеменә лаек булалар, музыкаль гаилә буларак,...

Гайнемөхәммәтовлар гаиләсе Россия күләмендә уздырылган «Ел гаиләсе» бәйгесенеӊ «Россиянеӊ алтын гаиләсе» номинациясендә катнаша.
 
Алар шәһәр һәм Татарстан данын яклый. Аларга бәйгедә катнашырга ЗАГС җитәкчелеге тәкъдим итә. Чөнки Гайнемөхәммәтовларның мондый чараларда беренче тапкыр гына катнашулары түгел. 2001 елда, мәсәлән алар, «Татарстанның үрнәк гаиләсе» бәйгесе лауреаты исеменә лаек булалар, музыкаль гаилә буларак, «Татарстанның 100 гаиләсе» китабына кертеләләр. Ел саен Федераль Сабан туйларында чыгыш ясап, милләтебезнеӊ бизәге һәм горурлыгы булып торалар.
 
Вакытында Флүр Гайне-мөхәммәтов оештырган «Ләззәт» татар вокаль-инструменталь ансамбле бүген дә шәһәр халкын үзенең чыгышлары белән шатландыра. Шәһәр Сабан туенда алар оештырган мәйданчыктан кеше өзелми. Бүген бу коллективны улы Ирек җитәкли. Әмма тынгысыз җан Флүр абый эшсез тора алмый. Ул «Талир тәӊкә» ансамбленә килә. Янәшәсендә - һәрчак үсендереп торучы, ярдәмчесе, терәге, тормыш иптәше Рәзинә апа. Алар бер-берсен шул кадәр тулыландыра, аларны аерым итеп күз алдына китерү дә мөмкин түгел.
- Без сәнгать кешесе. Флүр аның «ипи»е дим. Үзем, 50 ел элек агитбрига составында чыгыш ясый башлаган булсам да, бүген дә җырлыйм, - ди Рәзинә Гайнемөхәммәтова.
Гаилә нык булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Флүр абыйның үз фикере: мәхәббәттән бигрәк, бер-береӊне ихтирам итәргә кирәк. «Бу - балалар, оныклар өчен үрнәк булуның бер юлы. Моның өчен сабырлык та, тырышлык та кирәк», - ди ул. Әнә шул принцип буенча, алар илле ел бергә тыныч кына гомер кичерәләр.
- Саны зур аның. Икенче яктан, ул безнең яннан йөгереп кенә узып киткән кебек. Башта балаларны үстердек, аннары оныкларны караштык. Үзебезгә вакыт җитмәде кебек. Яшебез җитмешнең өстенә чыккач, йорт салырга булдык. Икенче сулыш ачылды, диләр бит. Бездә дә шул халәт, - дип, хәйләкәр генә елмаеп куя Флүр абый.
Балалары һәм оныклары белән горурланалар, уӊышлары турында озак сөйли алалар. Улы белән кызы әти-әнисе эзеннән киткән: Ирек, әйткәне-безчә, «Ләззәт» ансамбле җитәкчесе, җырчы. Иркә исә республиканың танылган скрипкачысы һәм җырчы. Гайнемөхәммәтовлар сәхнәгә еш кына тулы составта чыгалар.
- Концертлар куйган вакытта, сәхнәгә дүрт буын булып чыгып басабыз. 93 яшен тутырган әнкәй дә җырлый һәм гармунда уйный, -ди Рәзинә апа.
Мондый дәрәҗәдәге бәйгедә катнашу - җаваплы эш. Аларга ярдәм итик. Моның өчен «Я - родитель» ya-roditel.ru сайтына кереп Гайнемөхәммәтовлар видеоролигы өчен тавыш бирергә була. Тавыш бирү 20 октябрьдә башлана һәм 15 ноябрьдә тәмамлана.
Лилия Заһретдинова

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X