Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Алга куелган бурычлары турында сөйләде

«Бердәм Россия» сәяси партиясеннән Олег Морозов Түбән Кама сайлау округыннан сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу өчен тиешле документларын тапшырды.

Исегезгә төшерәбез: Дәүләт Думасына сайлаулар бу елның сентябрь аенда, коронавирус таралуга юл куймау максатыннан, өч көн дәвамында — 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узачак.

Олег Морозов эшләүче депутат буларак, сайлаучылар белән еш очраша.

«Мин үз сайлаучыларыма лампочка куярга яки түбәне ябарга түгел, ә федераль программаларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүче депутат буларак кирәк. Минем эре предприятиеләргә ярдәм итү программам бар. Түбән Кама берничә зур бурыч куйды - яңа диагностика үзәген төзү, Түбән Кама һәм Яр Чаллыны әйләнеп үтүче участокта М-7 автомобиль юлы төзелеше, шул исәптән Котловка авылы янында күпер салу» – диде Олег Морозов әле күптән түгел генә онлайн-эфир режимында узган конференциядә.

Депутат шулай ук тел-тәрбия мәсьәләсенә кагылышлы сорауларга да үз фикерен җиткерде.

«Минем өчен бу сораулар да мөһим бурычларның берсе. Балалар, оныклар бабаларының кем икәнен һәм нәрсә белән шөгыльләнгәнен белсеннәр иде. Мин оныкларга рус халык әкиятләрен һәм татар әкиятләрен еш укыйм. Балык тотарга барабыз – бу уртак ял. Мөһим момент - алар үз эшләренең нәтиҗәсен күрсеннәр өчен, балыкны үзенә тартып алу мөмкинлеге бирү. Мин, һичшиксез, гореф-гадәтләр булырга тиеш дип саныйм, шул вакытта гына гаилә культы барлыкка килә», – дип, фикерләре белән уртаклашты Олег Морозов.

Олег Морозовның ышанычлы затлары – Иҗтимагый совет җитәкчесе Хәмзә Баһманов, «KAMA TYRES» профсоюз оешмасы җитәкчесе Михаил Кузнецов, «Түбән Кама нефть химиясе» генераль директоры ярдәмчесе Эльвира Долотказина һәм «Ковер» яшьләр үзәге директоры Алия Миңнуллина.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X