Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Алдынгы тәҗрибәне килеп өйрәнергә мөмкин

Узган ел Татарстан авылларында эшмәкәрлек активлыгы буенча Түбән Кама районы 39 нчы урыннан 18 нче урынга күтәрелде. Бу хакта республикакүләм төбәк семинарда шәһәребез мэры Айдар Метшин хәбәр итте.

Калабызга 12 районның авыл җирлекләре башлыклары һәм эшмәкәрләре килде. Чарада барлыгы 500 кеше, шулай ук ТРның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республиканың авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров катнаштылар.
Киңәшмә башланыр алдыннан кунаклар Халык иҗаты йорты каршындагы авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсен карадылар. Түбәнкамалылар үз куллары белән җыйган техника, чыннан да, игътибарга лаек: мәсәлән, берничә машинадан җыелган «амфибия» җирдә дә йөри, суда да йөзә ала; ә кечкенә трактор белән бәрәңге утыртып та, уңышны җыеп та була.
Халык иҗаты йортында тагын бер күргәзмә оештырылган. Район эшмәкәрләре кунакларны үзләре җитештергән сөт ризыклары, тутырмалар, бал, икмәк, хәтта җиләк белән сыйладылар.
Кызыл Чапчакта гомер итүче Илһам Вәлиев элек төзелештә хезмәт куйган, 2016 елда үз эшен ачып җибәреп, 2017 елда грант откан һәм кырда җир җиләге утырта башлаган. Уңышларын Әлмәткә, Яр Чаллы районына, Лениногорск шәһәренә озаталар. Теләүчеләргә килеп җыярга мөмкинлек бирелә. Ярты гектар кура җиләге дә бар икән. Ә менә Кызыл Чапчак авылында яшәүче Марат Афзалов гаилә фермасы тота: сөтне, каймакны, катыкны, эремчекне яратып алалар, ди.
Аннары пленар утырыш башланды. Чыгыш ясаучылар Түбән Кама һәм Татарстан буенча авыл хуҗалыгы өлкәсенең бүгенге хәле турында исәп-хисап тоттылар. Гаилә фермалары арта бара, бу елга да гариза бирүчеләр шактый. Районыбыз фермерлары узган ел 16 меңнән артык бодай, 5 мең тонна бәрәңге җыйган. Ярдәм итеп республикадан 78,5 миллион сум субсидия бирелгән. Бу акча техника сатып алуга сарыф ителгән. Районда дүрт кооператив эш алып барыла. Тиздән мал сую буенча беренче цех ачылыр дип көтелә. Марат Җәббаров «Нижнекамский» кооперативының эш тәҗрибәсен башка районнарга да өйрәнергә киңәш итте.
Киңәшмә ахырында республика авыл хуҗалыгы өлкәсендәге иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы узды. Түбән Кама районында бүләккә Бәгъдәнур Илдарханов (Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы), Евгений Абрамов («Нижнекамский» кооперативы рәисе), Александр Биряльцев (эшмәкәр) лаек булдылар.
Мондый киңәшмәләр инде ун ел дәвамында үткәрелә. Быел исә «Авылларның комплекслы үсеше» дәүләт программасын тормышка ашыру буенча мәсьәләләр карала. Быел чаралар шулай ук Чүпрәле, Саба, Бөгелмә районнарында узачак.

Лилия Заһретдинова

Руслан Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев