Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Акциядә теләп катнашалар

«Яшел дулкын» муниципаль проекты кысаларында, 12 октябрьдә Түбән Кама мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең 80 җитәкчесе экология чарасында катнашты. «Гаилә» шәһәр паркы янындагы территориядә алар 150 каен һәм 150 нарат утырттылар.

Хәзерге вакытта Түбән Камада «Яшел дулкын–2018» проектының көзге этабы бара. Шәһәр буенча 20 мең агач утырту планлаштырыла. Агымдагы елның язында шәһәр территориясендә өстәмә 5 мең агач утыртылган иде.
«Яшел дулкын» муниципаль проектын гамәлгә ашыру барышында узган биш ел эчендә генә дә Түбән Камада 80 меңнән артык агач һәм куак утыртылган. 
Шәһәрдә матур традициягә әверелгән әлеге экологик акциядә шәһәрнең торак-коммуналь предприятиеләре, коммерция һәм бюджет оешмалары, Түбән Каманың сәнәгать предприятиеләре, волонтерлар, шулай ук Түбән Каманың ветераннары һәм мактаулы гражданнары, студентлар һәм мәктәп укучылары, гади халык катнаша.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев