Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Актив хатын-кызлар тәҗрибә уртаклашты

Казанда эшлекле хатын-кызларның V форумы булды. Анда Түбән Кама эшмәкәрләре Татьяна Мифтахова һәм Чулпан Миңнебаева катнашты. Чарада барлыгы 250 дән артык кунак булган.

Юбилей форумы мәгълүмати технологияләр һәм киләчәктә тиз үсә торган коммуникацияләр мәсьәләләренә багышланган. Чара кысаларында, уңышлы бизнес-идеяләр һәм яңа проектлар белән танышканнар, бизнестагы заманча үзгәрешләр турында фикер алышканнар.
Форумда катнашучылар арасында министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, Татарстанның закон чыгару органнары депутатлары, шулай ук республиканың әйдәп баручы эшмәкәрләре – актив һәм эшлекле хатын-кызлар булган. Барысы да кызыл төскә өстенлек бирелгән җитди киемнәрдән килгәннәр. 
Форум кысаларында, пленар утырыш, тематик секцияләр узган, иҗатта хатын-кызлар лидерлыгы, мәгълүмати технология, флористика һәм киләчәк тәм-томнары кебек юнәлешләр буенча күргәзмә һәм мастер-класслар оештырылган. Шулай ук чара барышында алар «Workshop» форматындагы мавыктыргыч команда уенында катнашканнар.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев