Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Акча санаганны ярата

Түбән Кама муниципаль районы һәм шәһәр Советының чираттан тыш сессияләре узды. Депутатлар район һәм шәһәр бюджетына кайбер төзәтмәләр керттеләр. Бу эш Астрахань шәһәрендә узачак Федераль сабантуйны үткәрү өчен рес-публика бюджетыннан күчерелгән 15 миллион сум күләмендә акча белән бәйле. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, 12-13 май көннәрендә Астраханьда...

Түбән Кама муниципаль районы һәм шәһәр Советының чираттан тыш сессияләре узды.
Депутатлар район һәм шәһәр бюджетына кайбер төзәтмәләр керттеләр. Бу эш Астрахань шәһәрендә узачак Федераль сабантуйны үткәрү өчен рес-публика бюджетыннан күчерелгән 15 миллион сум күләмендә акча белән бәйле. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, 12-13 май көннәрендә Астраханьда узачак әлеге сабантуйны үткәрү җаваплылыгы Түбән Камага йөкләнде.
Шулай ук, элек шәһәр балансына күчерелгән тулай торакларга капиталь ремонт ясау өчен, «Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыяте район бюджетына 11 миллион сум акча күчергән. Моннан тыш, Шәңгәлче авыл җирлеге откан 1 миллион сум күләмендәге Грант авыл клубын төзекләндерүгә тотылачак. «Кванториум» балалар технопаркына да республика бюджетыннан 9 миллион сум акча күчерелгән.
Җир салымы түләүләренә дә кайбер үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда, Түбән Камада курсантлар әзерләүне гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган ДОСААФ оешмасы автомәктәпләре, автодром һәм полигоннар өчен җир салымы 1,5тән 0,2 процентка кадәр киметелде.
Депутатлар, шулай ук, индустриаль паркларны һәм промышленость технопаркларын җир салымнарыннан азат итүне дә хупладылар. Шунысын да искәртү урынлы булыр, хәзерге вакытта Түбән Камада яңа промышленность паркы ачу планлаштырыла. Анда кече һәм урта эшмәкәрлек өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылачак.
Моннан тыш, Түбән Каманың алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе статусын алу эшләре дә ахырына якынлаша.
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев