Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Акча санаганны ярата

Советлар йортында Түбән Кама шәһәре һәм районының 2018 ел бюджеты проектлары, шулай ук 2019 һәм 2020 елларга планнар буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Утырышта икътисад һәм финанс белгечләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре һ.б. катнашты. Шәһәр һәм район ихтыяҗларына киләсе елга барлыгы биш миллиард сум бүленәчәк, шуның 78 проценты мәгариф өлкәсенә бирелә. Бер...

Советлар йортында Түбән Кама шәһәре һәм районының 2018 ел бюджеты проектлары, шулай ук 2019 һәм 2020 елларга планнар буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Утырышта икътисад һәм финанс белгечләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре һ.б. катнашты.
Шәһәр һәм район ихтыяҗларына киләсе елга барлыгы биш миллиард сум бүленәчәк, шуның 78 проценты мәгариф өлкәсенә бирелә. Бер миллиард сумына 47нче микрорайонда - мәктәп, Борок авылында мәктәп белән берләштерелгән балалар бакчасы төзеләчәк. «Кама» җәйге сәламәтләндерү лагереның аяныч хәле турында берничә мәртәбә язган идек. Ниһаять, аны тәртипкә китерерләр. Төзекләндерүгә 10 миллион сум китәчәк. Ул акчаның күп өлеше - җылыту системасын урнаштыруга тотылачак.
- Мәктәпләргә капиталь ремонт ясау программасы ахырына якынлашты. Алты ел эчендә 810 миллион сумга 33 мәктәп төзекләндерелде, шуларның 19ы - шәһәр, 5се - Кама Аланы һәм 12се авыллардагы белем бирү учреждениеләре. Шуларга өстәп киләсе елга республика бюджеты хисабыннан 9нчы, 12нче, 32нче, 42нче, 27нче, «Ручеек» (Афанас), «Аленушка» (Сухрау) балалар бакчаларына ремонт ясалачак, - дип хисап тотты Түбән Кама бюджет һәм финанслар департаменты начальнигы Светлана Логинова.
Мәгарифкә бүлеп биреләчәк 78 процент акчаның зур өлеше бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыруга китәчәк. Сүз уңаеннан, соңгы биш ел эчендә ул ике мәртәбә арткан.
Торак-коммуналь хуҗалыгына килгәндә, киләсе елга 123 йортка капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Бу максатка 740 миллион сум китәчәк дип көтелә.
- Әлеге акчага йорт эчендәге инженер челтәрләрен ремонтлау, җылылык системасын, кайнар һәм салкын су торбаларын алыштыру, лифтларны төзәтү һәм алыштыру һ.б. эшләр планлаштырылган, - дип дәвам итте Светлана Логинова.
Башка чыгымнарга килгәндә, мәдәният йортларын төзекләндерү, спорт мәйданчыкларын төзү һ.б. эшләр дәвам итәчәк. Мәсәлән, Красный Ключ мәдәният йортын яңартуга 18 миллион сум, Тавель авылы клубына 6 миллион сум бүлеп биреләчәк. М.Җәлил исемендәге 1нче гимназиядә, 3нче мәктәптә һәм Югары Чаллы авылында спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк. Моңа барлыгы 25миллион сум сарыф ителәчәк. Шәһәрдәге дүрт үсмерләр клубын ремонт көтә. «Чародейка, «Центр ПК», «Гренада», «Юность» ишегалды учреждениеләр төзекләндерүгә 10 миллион сум тотылачак.
Декабрьдә проект тулысынча кабул ителәчәк. 1нче декабрьдә исә милек салымын түләү вакыты тәмамлана. Бу салымны вакытында түләп бару Түбән Кама өчен бик мөһим, чөнки җирле бюджетның зур өлеше шул акчадан формалаша.
Анастасия ПОПОВА,
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X