Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Акча мәсьәләсе хәл ителгәч...

Түбән Камадан Чистайга чыгу юлын төзекләндерү эшләре башланды. Ремонт «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» федераль программасы буенча башкарыла.

Әлеге юл инде күптән аяныч хәлдә иде. Аны төзекләндерү өчен акча чыганагы табу җиңелләрдән булмаган. Ниһаять, бу мәсьәлә шушы көннәрдә Мәскәүдә узган утырышта уңай хәл ителгән. Чистай юлының 9 километрга якын участогы төзекләндереләчәк, аның шактый өлешендә юл киңәйтелә, яктыртыла һәм башка җитди үзгәрешләр кертелә.
Ә финанслау мәсьәләсенә килгәндә, ике чыганак билгеләнгән: моношәһәрләр фонды һәм республика бюджеты тимер юл аркылы чыгу участогыннан «Пионер» индустриаль паркына кадәр 325 миллион сум акча бүлеп бирәчәк, «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча, 96 миллион сум калган өлешенә китәчәк.
Хәзерге вакытта «Пионер» паркыннан Көньяк автомобиль юлына кадәр участокта эшләр бара: иске асфальтның өске катламы кырылган, аерым участокларда чокырлар ямалган, тигезләнгән, асфальт-бетон катнашмасының түбән катламын җәю башланган.
Мәгълүм булганча, Чистай автомобиль юлының бу өлеше зур социаль һәм икътисади әһәмияткә ия. Ул  шәһәр һәм сәнәгать базасын тоташтыра, аның буенча шәһәрара пассажирлар транспорты йөри, сәнәгать объектларына һәм төзелеш базаларына йөкләрне дә шушы юлдан ташыйлар.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X