Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ачыктан-ачык әңгәмә

Транспорт реформасы, коттеджлар бистәсе, «Триумф-НК» банкротлыгы, яңартылган Шинчылар урамы, пандемия... НТР 24 телеканалында «Башлык белән туры элемтә» тапшыруында күтәрелгән мәсьәләләрнең кайберләре генә әле болар.

Тапшыру вакытында Айдар Метшиннан яңартылган Шинчылар урамында урналар һәм эскәмияләр кую турында сорадылар. Түбән Кама башлыгы белдерүенчә, алар быел җәй куелачак. Әлегә бүтән эшләр башкарыла. Шинчылар урамында шулай ук дүрт йолдызлы кунакханә комплексы, мәдәни-күңел ачу үзәге төзелеше дә бара, торак йортлар турында да онытмыйлар.
Шулай ук туры эфирда шәһәр мэры Кама елгасы аша Соколка авылы янында төзеләчәк күпер турында да сөйләде.
– Туры элемтә вакытында түбәнкамалылардан кайберләре аз катлы йортлар төзелеше белән дә кызыксындылар. Айдар Метшин 46 нчы микрорайонда коттедж бистәсе төзелеше әле тәмамланмаганын, әмма мәсьәләне хәл итәргә тырышачагын җиткерде. Шулай ук Түбән Камада тагын берничә коттедж шәһәрчеге төзелүе ихтималы барлыгын да искәртте.
Күп кеше чүп-чар чыгаруга кагылышлы сораулар биргән. Сүз төбәк операторы – «Гринта» ҖЧҖ эше турында бара. Бакчачыларны, мәсәлән, югары тариф һәм чүп-чарның вакытында чыгарылмавы борчый. Аннары бакча сезоны берничә ай гына булса да, хезмәт өчен ел дә-вамында түләргә мәҗбүр итәләр.
Әмма мэр зарлар белән килешмәде. Чүп чыгарылмау очраклары бик сирәк булды, дип саный ул. Әйе, «чүп реформасы»ннан соң бәяләр шактый артты, ләкин аны чыгару өчен физик һәм юридик затлар тиешле күләмдә акча түләргә тиеш.
Әлеге дә баягы транспорт хәрәкәте буенча да сораулар яңгырады. Айдар Метшин әйтүенчә, шәһәрдә транспорт компанияләренең саны бишкә җиткән, автобусларны да күп дигәндә, 30 ар минут көтәләр хәзер. «Транспорт реформасы» тормышка ашырыла башлар өчен күп вакыт калмады. Шәһәр мэры кешеләрнең аз гына сабыр итүләрен сорады.
«Триумф-НК» торак кооперативы турында сүз чыккач, Түбән Кама башлыгы хәлнең авыр икәнен ассызыклады. Кооперативның гомуми бурычы
1 миллиард сум акча тәшкил итә. Аның директо-рына карата җитди җәза күреләчәк.
«Туры элемтә»дә коронавирус пандемиясен дә искә алдылар. Шәһәр мэры әйтүенчә, хакимият, табиблар, предприятиеләр, үзиреклеләр эшләүне дәвам иттеләр. Битлекләргә кытлык тугач, аларны өйдә, эштә, остаханәләрдә тегүчеләр булды. Бу афәт барыбызны да берләштерде. Моның өчен Айдар Метшин барысына да рәхмәтен җиткерде. COVID-19 белән булган хәлләр бүген дә борчый, һәм ул күзәтү астында тора. Инде менә коронавирустан прививка ясау мөмкинлеге дә тудырылды.
Шәһәр мэры белән «туры элемтә»гә юлланган барлык сорауларга җавапларны НТР 24 сайтында https://ntr-24.ru/index.php?newsid=75646 сылтамасы аша узып укырга мөмкин.

Лилия Заһретдинова

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев