Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

6 апрельдән Түбән Кама мәктәп укучылары каникулдан чыга, әмма мәктәпкә әлегә йөрмәячәк

Мәктәп укучылары өчен укулар дистанцион рәвештә оештырыла.

Югары һәм урта һөнәри уку йортлары мондый укыту формасына 19 мартта ук күчә башлаган иде. Чират мәктәпләргә дә җитте. Уку программалары инде әзер.

Әлбәттә, кайбер гаиләләрдә компьютер булмаска мөмкин, ә күпбалалы гаиләләрдә – хәтта берәү генә, шуңа күрә эш телефон буенча да барачак. Бу вакытта укытучы бала белән индивидуаль рәвештә эшли.

Мондый рәвештә белем бирү авылларда да башланачак, интернет булмаган урыннарда кәрәзле телефон аша эш итәрләр. Дистанцион укыту күпме дәвам итәчәге әлегә билгесез. Сораулар булса, 8(8555) 47-30-37 номерына шалтыратып биреп була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев