Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

31 яшьлек хатын-кыз тәрәзәдән сикерәм дип яный

Гадәттән тыш хәл яшьлек урамындагы 5 нче йортта була. Вакыйга урынына коткаручылар, медиклар һәм полиция хезмәткәрләре килә. Хатын-кызга ярдәм итү өчен коткаручыларга 7 нче кат балконына менәргә туры килгән.

Полиция хезмәткәрләренә хатын тәрәзәдән сикерергә җыенмавын аңлаткан. Шул рәвешле, ул үзенә игътибар җәлеп итәргә омтылган, чөнки шешәдәше аны фатирда бикләп куйган. Аның белән бергә 5 яшьлек кызы да була.

Ике ел элек Түбән Камалы психоневрология диспансерында исәптә торган икән. Бу хәлдән соң хатын-кызны яңадан исәпкә куярлар, мөгаен. Ә балигъ булмаганнар эшләре буенча хезмәткәрләр инде гаиләне ныклы контрольгә алганнар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев