Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

25 декабрь Түбән Кама өчен – истәлекле көн

Бу көнне 60 ел элек бирегә Лениногорск шәһәреннән беренче төзүчеләр килгән.

Бүген мактаулы гражданнар аллеясендә бу вакыйгага багышланган митинг узды.

Кыш бик салкын иде... Суны – Кызыл Чишмәдән, икмәкне Яр Чаллыдан китерә иделәр. Авыр булса да, кешеләр шәһәрне төзеделәр, – дип искә ала шәһәр музее директоры Галина Михайлова.

Ул 27 кешедән экскаваторчы Иван Коршин гына исән калды. Ветеран төзелештә беренче көнен әле дә хәтерли: Актүбәдә яшәвен, фатирда электр, радио булмавын...

Мактау тактасында исә шәһәребезнең 82 мактаулы гражданы фотосы эленгән. Беренче тапкыр бу исем 1981 елда 17 беренче төзүчегә бирелгән.     

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X