Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

17 яшьтән сугыш утына кергәннәр

Ике түбәнкамалы 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән. Әзгать Мирсияповны һәм Панфил Павловны якыннары гына түгел, социаль хезмәт һәм җирле хакимият вәкилләре дә котлаган.

Әзгать Харис улы Чистай районының Яуширмә авылында дөньяга килгән. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаган егет Алабуга педагогия училищесына кереп, укытучы белгечлеген алырга хыялланган. Сыйныфташлары белән авыл советына белешмә алырга барган көнне Бөек Ватан сугышы башланган.
Әзгать Мирсияпов планнары әнә шулай җимерелгән. Кыска вакытлы курслар тәмамлагач, ул колхозда тракторчы, комбайнчы булып эшләгән. 17 яшендә хәрби хезмәткә озатылган. 1943 елның 5 ноябрендә яшь солдат поезд белән Норлаттан Мәскәү янындагы Алабино авылына килгән. Сугыш юлын утачкыччы-бронебойчы булып Икенче Балтыйк буе фронтында башлаган. Ике тапкыр яраланган, әмма дәвалангач, кабат сугышка киткән.
Белоруссиядә барган һөҗүм сугышлары вакытында Әзгать Мирсияповның аягы авыр яраланып, күп кан югалткан. Аягын башта кисәргә теләсәләр дә, саклап калганнар. Полоцкидан барлык яраланган солдатларны Сочи госпиталена озатканнар. Сигез айдан 19 яшьлек Әзгатьне туган якларына кайтарып җибәргәннәр. Аның өчен сугыш 1945 елның 31 мартында тәмамланган. Әзгать Мирсияпов «Жуков», «Данлы хезмәт өчен» медальләре, «Фронтовик» билгесе, Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
40 елга якын ул бухгалтер булып хезмәт куйган. 1950 елда өйләнеп, хатыны белән 70 ел яшәгән. Гаиләдә өч бала үскән, Әзгать аганың алты оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. Түбән Камада ветеран 1985 елдан яши.
Панфил Григорьевич Түбән Кама районының Оша авылында туган. 1943 елда 17 яшьлек егет сугышка озатыла. Мәскәүдән аны Ерак Көнчыгышка озаталар. Панфил Павлов Диңгез буе хәрби округында укчы полкында элемтәче булып хезмәт иткән, Япон сугышында катнашкан. Сугыш тәмамлангач, Ерак Көнчыгышта хезмәтен дәвам иткән. 1950 елда Панфил Григорьевич өлкән сержант исемен алып, туган авылына кайткан. 1953 елда шул ук авыл кызына өй-ләнгән. Бергәләп алар ике кыз үстергәннәр, өч онык һәм дүрт оныкчык бар.
Хезмәт юлын Панфил Павлов сугышка кадәр үк колхозда башлаган. Демобилизациядән соң туган авылында клуб мөдире, Әлмәттә – дизельчы, аннары озак еллар машина йөртүче булып эшләгән. Панфил Григорьевич «Японияне җиңгән өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Фото: https://vk.com/tubenkama

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев