Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Зур өлеш кертәләр

Чүплекне фотога төшереп юкка чыгарырга буламы? Була икән! «Мәктәп экопатруле» конкурсы бу эштә зур ярдәм күрсәтә һәм табигатьне саклауга файда китерә. Быел анда түбәнкамалылар «Иӊ актив катнашучы» исеменә лаек булган. Б.Урманче исемендәге 2нче гимназиядә белем алучы Рөстәм (10нчы сыйныф) һәм энесе Ринат (3нче сыйныф) Сәлахетдиновларга, 6нчы сыйныф укучысы Таһир Әшрәповка...

Чүплекне фотога төшереп юкка чыгарырга буламы? Була икән! «Мәктәп экопатруле» конкурсы бу эштә зур ярдәм күрсәтә һәм табигатьне саклауга файда китерә. Быел анда түбәнкамалылар «Иӊ актив катнашучы» исеменә лаек булган.
Б.Урманче исемендәге 2нче гимназиядә белем алучы Рөстәм (10нчы сыйныф) һәм энесе Ринат (3нче сыйныф) Сәлахетдиновларга, 6нчы сыйныф укучысы Таһир Әшрәповка үз яшьтәшләре арасында җиӊү яулау өчен шактый тырышырга туры килгән. Бәйге таләпләре буенча, алар үзләренә очраган чүплекләрне телефон белән фотога төшереп (ел буена бер меӊнән артык!), Интернеттагы махсус приложение аша экологларга җибәргәннәр.
- Бу бәйге турында очраклы рәвештә ишеттек һәм катнашып карарга булдык. Чүплекләрне эзләргә дә кирәкми, алар күп, - ди Рөстәм. - Әти-әни белән машинада барганда, фотога төшерү өчен, юлда еш туктарга туры килә.
Чүплекләр гаражлар янында еш очрый. Очраклы рәвештә барлыкка килгән чүплекләрдә иске, ватык көнкүреш техникасы, мебель да була. Чүп-чар урманда да хәйран: пикникка килүчеләр биредә пластик савыт-саба, пыяла шешәләр ташлап калдыра. Промышленность зонасы шулай ук чисталыктан ерак тора. Таһирныӊ әнисе Зөлфия ханым әйтүенчә, халык сулыкларны да кызганмый. Бакчалар артындагы елга, күлләр ярында ниләр генә юк!
- Түбән Кама районындагы бер сулыкны (исемен әйтеп тормыйм) киптереп, чиста су тутырырга карар кылынды. Төбендә нәрсәләр булганын күрсәгез! Авыл хуҗалыгы техникасына кадәр шунда томырганнар бит, - дип әрнеп сөйли ул. - Ә бакчалар… Кешеләр шунда уӊыш үстерә, ә берничә метрдан чүплек башлана…
Укучылар җибәргән фотолар экологларга чүплекләрне табарга ярдәм итә. Экология хезмәте эшчеләре аны юк итә. Тик, ни кызганыч, халык бер күнегелгән урынны тагын пычрата башлый.
«Мәктәп экопатруле» республика конкурсы инде өченче ел рәттән уздырыла. Узган ел белән чагыштырганда, катнашучылар саны җиде мәртәбә арткан. 2нче гимназия егетләрен Казанда узган тантанада ТР экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев, ТР Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев котлаган. Таһирга һәм Ринатка - телефоннар, Рөстәмгә монокөпчәк бүләк ителгән. Сүз уӊаеннан, шул ук уку йортыныӊ икенче сыйныфы «Иӊ актив сыйныф» дип табылган.
Бу балалар табигатьне саклауга багышланган башка бәйгеләрдә, акцияләрдә дә катнаша. Алар киләсе елда да «Мәктәп экопатруле»ндә көчләрен сынап карарга ниятли. Рөстәм әйтүенчә, тик авыррак булыр, чүплекләр саны кими башлаган. Бәхеткә.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Алсу Борһанова фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X