Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Үзәк мәчет ифтарлары

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете Рамазанның беренче көнендә үк 600дән артык мөселман һәм мөслимәне үзенә ифтарга җыйды. Бу соңгы ике елдагы ифтарга килүчеләр тәравих намазларын 15 яшьлек Коръән хафиз Әяметдин Фәхретдиновка ияреп уку бәхетенә ия. Рамазанның икенче кичендә ифтарга килгән мөслимәләр белән гәпләшеп утыру җае да чыкты. Лаеклы ялга чыкканчы...

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете Рамазанның беренче көнендә үк 600дән артык мөселман һәм мөслимәне үзенә ифтарга җыйды. Бу соңгы ике елдагы ифтарга килүчеләр тәравих намазларын 15 яшьлек Коръән хафиз Әяметдин Фәхретдиновка ияреп уку бәхетенә ия.
Рамазанның икенче кичендә ифтарга килгән мөслимәләр белән гәпләшеп утыру җае да чыкты. Лаеклы ялга чыкканчы 25нче балалар бакчасында кер юуучы булып эшләгән Зөлфия Насретдинова ифтарларга ике еллап йөри икән инде. Быел тәравихка да кала башлаган. Әле бакчада эшләгәндә үк, Гаҗилә мөгаллимәнең үзләрен Коръән укырга, намаз тәртипләренә өйрәткәнен искә төшереп алды ул.
Намаз келәмнәре өстенә буйдан-буйга рәт-рәт итеп җәелгән ашъяулыкларда кыргычтан уылган яшел кыяр, кәбестә салаты, хөрмә җимеше, туралган банан, әфлисун, татлы бәлеш, печенье, кәнфит, шифалы су... Яшьрәкләр ике яклап шул табынны әйләндереп утырган. Ә карт әбиләр өчен табын өстәлләргә көйләнгән. Шул өстәл башында утырган ак яулыклы әбиләрнең берсен танып эндәштем. Байтак еллар «Туган як» газетасы редакциясенә килеп йөргән Җария Вәлиуллина иде ул. Гомере буе 12нче кибеттә сатучы булып эшләгән. Янәшәсендәге ахирәте Зөлхәбирә Илалова белән алар бу мәчет төзелгән елларны хәтерләрендә яңарттылар: «Мәчеткә китерелгән кирпечләргә кадәр үз кулларыбыз белән бушатышкан. Төзелеш калдыкларын да җыештырышкан идек. Әле беребез - Зәйтүнәбез юк, ул соңгы вакытларда авырыбрак тора. Әлхәмдүлилләһ, ничәмә-ничә еллар инде ифтарга йөрибез. Йортыбыз мәчет янында, юл аша гына чыгасы. Тәравихтан соң, Мәгъдәния белән Гөлсинур җитәкләп озатып куялар».
Әбиләр белән сөйләшеп утырган арада, ике зал да халык белән тулды. Шәһәр үзәк мәчете мөгаллимәсе Гөлнур ханымның Рамазан аена багышланган вәгазен тыңлаганнан соң, авыз ачу вакыты да килеп җитте.
Хөрмә җимеше һәм су белән авыз ачып, ахшам намазын укыгач, итле-токмачлы аш, пылау белән сыйландылар, чәй эчтеләр... Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның җан һәм тән уразасы турындагы вәгазеннән соң тәравих намазы укылды.
Төнге уникенчедә мәчеттән таралышучы халыкны «Рамазан» таксилары көтеп тора иде. Алары да шул ук мәчеткә йөрүче яшь егетләр, мөселман ирләре булып, изге Рамазан аенда савап җыярга омтылалар, әбиләрдән күпме рәхмәт сүзләре ишетәләр. Аллаһы алардан разый булсын...
Бу язмамда үзәк мәчеттә уразаның бер киче ничек үтүе белән кыскача гына таныштырдым. Арагызда, бәлки, ялгыз гына өйдә авыз ачып утыручылар бардыр... Килегез, мәчеттәге күмәк ифтарлар да, тәравихлар да җанга тынычлык бирә, калебләрне сафландыра бит.
Фирзия БАТТАЛОВА.
Фотода: мәчеттәге ифтарда.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев