Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Әзерлек тулы куәттә бара

Декабрь ае керде. Димәк, тиздән Яңа Ел бәйрәме килеп тә җитәчәк. Шуңа күрә Түбән Камада чыршы шәһәрчекләрен әзерләү буенча эш тулы куәттә бара. Чыршы шәһәрчекләренең саны узган елдагыча тугыз булачак. Әмма һәрберсенә ниндидер яңалык, үзгәлек кертеләчәк. Лемаев скверында эшчеләр көне-төне хезмәт куя. Гирляндалар эленә, якын арада төрле сыннар ясап куелачак....

Декабрь ае керде. Димәк, тиздән Яңа Ел бәйрәме килеп тә җитәчәк. Шуңа күрә Түбән Камада чыршы шәһәрчекләрен әзерләү буенча эш тулы куәттә бара.
Чыршы шәһәрчекләренең саны узган елдагыча тугыз булачак. Әмма һәрберсенә ниндидер яңалык, үзгәлек кертеләчәк. Лемаев скверында эшчеләр көне-төне хезмәт куя. Гирляндалар эленә, якын арада төрле сыннар ясап куелачак. Боз шәһәрчекләрен балачага үз итәр.
Гомумән, быел паркларда гадәти булмаган сыннар һәм светодиодлы фигуралар күп булачак. «Гаилә» паркын Бөек Кытай стенасының «өлеше», ике тәхет, көзге, «Колизей» һәм «Египет пирамидалары» бизәячәк. Әлбәттә, Кыш бабай, Кар кызы һәм ел символы - эт сыннарын урнаштыру да планлаштырыла. Мондый гүзәллеккә 7,5 миллион сумнан артык акча китәчәк. Чыршы мәйданчыкларын ачу тантаналары 25 декабрьдә башланачак.
Руслан Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X