Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Үзенчәлекле мәчет сафка баса»

Шәһәребездә әлегә кадәр ике мәчет эшләп килде һәм менә өченчесе – 35А микрорайонында үзенчәлекле проект белән тагын бер мәчет төзелеп килә, республикабызда аңа охшаш башка мәчет юк.

Бинага нигез ташы салынганда бу үзенчәлекле мәчет бинасы 430 кешегә 
исәпләнгән, ул ике катлы булачак, анда ирләр, хатын-кызлар һәм балалар өчен аерым бүлмә каралуы хакында язып үткән идек. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең теләкләрен искә алып, мәчет эчендә баскычлар да каралмаган. Бина рәшәткәләр белән дә әйләндереп 
алынмаячак. 

Әлегә шәһәрнең ул микрорайоннарында яшәүчеләр фатирда урнашкан намаз бүлмәсенә йөриләр, һәм ул халык телендә «Ак каен» мәхәлләсе дип йөртелә. Шуны истә тотып, бина янәшәсенә каен агачлары утыртылган парк та күздә тотыла. 

Бүгенге көндә мәчет төзелеше тулы куәтенә бара. Хәзер эшчеләр бина территориясенә бетон җәю эшен тәмамлап киләләр.

Рәйхан хәзрәт Нәҗметдинов, «Ак каен» мәчете имам-хатыйбы: Аллаһның рәхмәте һәм кешелекле түбәнкамалылар ярдәме белән мәчет тирә-ягын бетонлап бетереп киләбез. Яз ахырында, җәй башларында гына мәчет территориясенә бетон җәяргә акция игълан иткән идек. Ярдәм итүчеләр табылды: кемдер акчалата ярдәм күрсәтсә, кайберәүләр техника бирде, бушлай ком китерде. Бетонлау эше тәмамланып килә, өстенә кабат брусчатка җәячәкбез. Брусчатканы мәчеткә бүләк иттеләр. Эшләребез тукталып тормый. Әгәр брусчатка җәя белүче кешеләр булса, килеп булыша ала, игелекле хезмәте өчен без рәхмәтле булырбыз.

Салих хәзрәт Ибраһимов, Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе: мәчет төзелешенә битараф булмаган шәһәрдәшләребез ярдәменнән ташламый. Якын киләчәктә мәчет янындагы кибет төзелешен тәмамлап, сафка бастырырга уйлыйбыз. Бу микрорайонда яшәүчеләргә без хәләл ризыклар тәкъдим 
итәчәкбез. Мәчет төзелешендә эш ел әйләнәсендә туктап тормый. Кыш көнендә мәчетнең эчке эшләре башкарылса, җылы җәйге көннәрдә тышкы эшләрне тәмамларга ниятләп торабыз. Мәчет төзелешенә шәһәрдәшләр ярдәм күрсәтеп тора. Җомга саен төзелешкә аерым садака җыела. Һәр бирелгән садака өчен сезгә, ин шә Аллаһ, изгелек языла. Бу – Аллаһ йорты, андый форсатны кулдан ычкындырмагыз, игътибарсыз калдырмагыз!

Харис абый: Мин сәламәтлегем бик булмау сәбәпле, Үзәк мәчеткә кадәр барып йөри алмыйм. «Ак каен» якын булгач, намазларга керергә тырышам. Яңа мәчет төзелеше турындагы яңалыкка сөендек инде. 

Наил бабай: Шәһәребездә әлегә кадәр ике генә мәчет булды. Үзегез дә күрәсез бит, гает намазларында, халык мәчет эченә сыймый. Әнә, күрше Чаллы шәһәрендә мәчетләр саны дистәдән артык. Мәчетнең зур мәһабәт бина булуы мәҗбүри түгел бит. Бу мәчетнең үзенчәлекле, башка төрле булуы хакында да ишеттек. Манарасы төзелеп бетте диярлек. Исән-сау булып, яңа мәчеткә намаз укырга йөрергә язсын. Яшьләребез динебез белән күбрәк кызыксынсын, ислам яшәү рәвешенә әйләнсен иде.

Мәчет төзелешенең тизрәк тәмамлануы бездән дә тора бит. Әйе, күпләр илле сум акчасын мәчет төзелешенә бирергә оялыр. Тик, «тамчыдан күл җыела» диләр түгелме соң?.. Синнән илле сум, миннән илле сум – шулай, ил төкерсә – күл була, ди халык. Соңгы акчасын кызганмаган адәмгә Аллаһы Тәгалә әҗерне арттырып кайтарыр. Садаканың савабы ахирәттә генә түгел, бу дөньяда да зур: төрле бәла-казалардан, авырулардан саклый. Саранланып, сәдака бирмәгән кеше кыямәт көнендә: «Раббым! Миңа тагын бераз гына булса да гомер бирсәң иде! Ул гомерем буена кешеләргә, ятимнәргә ярдәм итәр, садака бирер идем», – дип әйтер ди. 

Елларыбыз имин булып, яңа мәчетебез төзелеше тукталып калмасын, алдан уйланылганча, вакытында сафка бассын иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев