Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Үземне түбәнкамалы дип саныйм»

«Әзәрбәйҗан гаиләсендә армуду чынаягы (стакан) булмаса, димәк, ул үз тамырларын оныткан», - ди әзәрбәйҗанлы Абдул Тахмаз улы Әхмәдов. Милли бизәкләр төшерелгән әлеге савыт һәр өйнең түрендә тора. Ир шәһәребездә 26 ел гомер итсә дә, гореф-гадәтләрне үтәмәү, милли бәйрәмнәрне уздырмау гафу ителмәслек нәрсә дип саный. 18 яшькә кадәр егеткә зур кыенлыклар...

«Әзәрбәйҗан гаиләсендә армуду чынаягы (стакан) булмаса, димәк, ул үз тамырларын оныткан», - ди әзәрбәйҗанлы Абдул Тахмаз улы Әхмәдов. Милли бизәкләр төшерелгән әлеге савыт һәр өйнең түрендә тора. Ир шәһәребездә 26 ел гомер итсә дә, гореф-гадәтләрне үтәмәү, милли бәйрәмнәрне уздырмау гафу ителмәслек нәрсә дип саный.
18 яшькә кадәр егеткә зур кыенлыклар күрергә туры килгән: гаиләсе белән туган җиреннән куылу, кулга корал алып, һөҗүмгә каршы тору, аннан йорт-сыз, качак булып ачлы-туклы яшәү... Нәтиҗәдә, гаиләсе Бакуга күченеп, йорт җиткереп, шунда яши башлаган.
Бала чагыннан ук очучы булырга хыялланган егет, Бакуда авиация училищесын тәмамлаган. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында Казанда укуын дәвам итә алмаган. Очраклы рәвештә, дусты чакыруы буенча, белмәгән-күрмәгән шәһәргә - Түбән Камага килгән. Биредә Казан дәүләт техник институтында һәм 63нче һөнәр училищесында белем алган, электр белән эретеп ябыштыручы булып эшләгән.
Берничә елдан, көтмәгәндә, язмыш аны шәһәр чәчтарашханәсе җитәкчесе Александр Тихонов белән очраштыра. Элек тә чәч алу белән шөгыльләнгән егеткә әзерлек курсларын узарга, аннан чын остазлыкка ирешергә мөмкинлек бирә ул. Абдул Әхмәдовның үз чәчтарашханәсен ачу теләге 2001 елда тормышка аша.
Туе Бакуда узып, бәйрәмгә хатыны Айбениз белән икесенең бары туганнары гына да 400 кунак җыелган. Балалары Джейла, Джейхун һәм Азерин Түбән Камада туганнар. 18 яшьлек Джейла Казанда укый, «халыкара дипломат булачак», ди әтисе горурлык белән. Абдул Әхмәдовның чәч-тарашханәсе шушы кызы исемен йөртә. Аның 12 яшьлек улын узган ел телевизордан күрсәткәннәр. Джейхун «Минем белән бергә хыяллан» проектында катнашып, бер көн дәвамында Казан мэры вазифаларын үтәгән. Тагын бер кызы - 6 яшьлек Азерин быел мәктәпкә барачак.
Гомумән, Түбән Камада әзәрбәйҗан милләте вәкилләре зур гаилә булып яши, кирәк чакта бер-берсенә ярдәм итеп, кайгысын-шатлыгын уртаклаша. 2011 елда исә җирле әзәрбәйҗан милли-мәдәни автономиясе оешуга ирешәләр. Бүгенге көндә биредә 120ләп әгъза исәпләнә. Иң активлары арасында Али Аббас Алиев һәм Абдул Әхмәдов үзе.
- Башта фатирларда, кафеларда очраша идек, ә бу бик уңайсыз, - дип дәвам итте ул. - Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин безгә аерым урын бирергә вәгъдә итте һәм сүзен үтәде: Халыклар дус-лыгы йортында һәр оешмага урын табылды. Безнең кабинетта милли киемнәр һәм уен кораллары урнашкан. Киемнәрне махсус тектердек, ә уен коралларын үзем Әзәрбәйҗаннан алып кайттым.
Биредә «Абшерон» бию коллективы эшли, балалар еш кына төрле чараларда чыгыш ясыйлар. Гомумән, автономия барлык шә-һәркүләм бәйрәмнәрдә актив катнаша. Планда - тәҗрибәле укытучы табып, ана теле дәресләре уздыра башлау. Абдул Әхмәдов әйтүенчә, балалар дөрес итеп әдәби телдә сөйләшә белергә тиеш.
Бәйрәм дигәндә, иң зурысы, әлбәттә, барлык төрки халкының яратканы - Нәүрүз: үренте җибәргән бодайны кызыл тасма белән бәйләү, йомырка буяу, шекербура, бадамбура һәм пәхләвә кебек тәм-томнар пешерү традицияләре булганы. Ачуланышканнарның татулашу, туганнарны, күр-шеләрне, дусларны бәйрәм табынына кунаккка чакыру вакыты.
Туганнары ерак яшәсә дә, Абдул Тахмаз улы Түбән Камадан беркая да китәргә теләми.
- Бу шәһәргә беренче мәртәбә килгәч, аны башта үз итә алмадым, - дип исенә төшерә Абдул Әхмәдов. - Әмма монда калуыма үкенмим. Үземне түбәнкамалы дип яшим. Биредә барысы да күңелемә якын. Мондый ачык буяуларны, яшеллекне башка бер шәһәрдә дә күрмәдем. Тупыл, каен, өрәңге агачлары, яшел үлән... Әмма башкарыл-ган эшнең, матурлыкның кадерен белмибез шул. Үз гомерендә шәһәрендә сугыш афәте күрмәгән, йортсыз калмаган, ачлыктан тилмереп яшәмәгән кеше моны аңламый.
Лилия
ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X