Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Үзем дә инандым

Шәһәрдә автобуслар сирәк йөри, дип зарланалар. Мин, гадәттә, җәяү яки трамвайда гына йөрим. Шуӊа бу проблема турында ишетеп кенә беләм һәм игътибар итми идем. Үзем әлеге хәлгә тарымагач… Тынычлык урамындагы 11нче йортта урнашкан банкка барырга туры килде. Ул - өйдән шактый ерак. Барганда такси чакырттым. Эшләремне тәмамлагач, автобус белән кайтырга...

Шәһәрдә автобуслар сирәк йөри, дип зарланалар. Мин, гадәттә, җәяү яки трамвайда гына йөрим. Шуӊа бу проблема турында ишетеп кенә беләм һәм игътибар итми идем. Үзем әлеге хәлгә тарымагач…
Тынычлык урамындагы 11нче йортта урнашкан банкка барырга туры килде. Ул - өйдән шактый ерак. Барганда такси чакырттым. Эшләремне тәмамлагач, автобус белән кайтырга уйладым.
Тукталышка барып бастым. «Час пик» булгач, ешрак йөрерләр дип, ышанып көтеп торам. Биш минут үтте, ун минут… Юл тулы машина, бертуктаусыз вахта автобуслары килеп туктый. Ник шунда 56нчы, 59нчы, 25нче номерлысы күренсен! Халык һаман җыела. Бер карт әби:
- Ике генә тукталыш үтәсем бар, югыйсә. Аягым авырта шул. Автобус та килми ичмасам, - дип зарланып тора, аннары борылышта кызыл ут күренгән саен (маршрут номеры кызыл төстә) «шул ахры» дип куя.
Җылы пальтодан булуыма карамастан, туӊдым. Күпме торганбыздыр, ниһаять, «25ле» күренде. Халык «ПАЗ»икка төялде. Кондуктор кешеләр арасында көчкә йөри. Тукталыш саен халык өстәлә тора. Күбесенчә, балалы аналар һәм карт-коры.
- Әйтегез әле, ник автобуслар шулай озак йөри? Ярты сәгать көттек бит, - дип канәгатьсезлек белән сорады кондуктордан бер ханым. Ул аны каян белсен инде?
Озак көтсәм дә тиз кайтып җиттем.
Шәһәрдә автобуслар сирәк йөри, дип зарланалар… Шулай булуына үзем дә инандым.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X