Туган як

Үзебездә дә җитештерелә

Шәһәр даруханәләрендә медицина маскалары тагын юкка чыккан. НТР телерадиокомпаниясе хәбәрчеләре биш даруханәгә барган, шуларның берсендә генә маскалар табылган. Бу әлеге дә баягы коронавирустан курку белән бәйле, диләр хезмәткәрләр. Пенсионерлар кайчак 100әр данә сатып ала, зур оешмалар да заказ бирә икән.

Күптән түгел Түбән Каманың «Эластик» заводына Россия һәм Кытай җитештерүчеләреннән зур заказ җибәрелгәне билгеле булды. Бу хакта «Бизнес Онлайн» газетасы хәбәр итә.
Эш шунда ки, завод SMS дигән тукылмаган материал җитештерә. Ул маскалар тегүдә кулланыла икән. Компания маркетологы Оксана Ганиева әйтүенчә, эш бик күп, предприятие март-апрель айларында алынган заказлар буенча эшләячәк. Шуңа күрә, әлегә башкаларын кабул итмиләр.
SMS тукымасына Түбән Камада Россия, Үзбәкстан, Казахстан, Кытай һ.б. илләр җитештерүчеләре заказ бирә икән.
Ә бит кайчандыр мондый маскалар бөтенләй юк иде. Мәктәптә, балалар бакчасында кушкач, тегә идек. Интернетта да үрнәкләр бик күп. Авыр түгел бит, ике маска тегеп куясың да, көн саен юасың гына.
Сүз уңаеннан, «Роспотребнадзор» мәгълүматы буенча, әлегә эпидемия бусагасы үтелмәгән. Бер атна эчендә тын юлларының кискен ялкынсынуы диагнозы 1125 түбәнкамалыга куелган. Узган ел бу вакытта саннар ике тапкыр артык булган. Быел шулай ук өч кешедә «дуңгыз гриппы», берсендә В төркеме штаммы ачыкланган.
Даруханәләрдә медицина маскалары һәм вирусларга каршы дарулар булмаган очракта 8(800) 550-99-03 номерына шалтыратып, хәбәр итәргә мөмкин.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: