Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Зарыгып көткән бала туды

28 октябрьдә иртәнге 6 сәгать 25 минутта Түбән Камада 150 меңенче бала булып, Галиевләр гаиләсендә ир бала дөньяга аваз салды. Буе - 52 см, гәүдә авырлыгы 3710 грамм булган бу малайның әнисе - Алсу Рафаэль кызы. Үзе - кладовщик, ә ире - участок мастеры, икесе дә «Нижнекамскнефтехим» җәмгыятендә эшли. Бу...

28 октябрьдә иртәнге 6 сәгать 25 минутта Түбән Камада 150 меңенче бала булып, Галиевләр гаиләсендә ир бала дөньяга аваз салды.
 
Буе - 52 см, гәүдә авырлыгы 3710 грамм булган бу малайның әнисе - Алсу Рафаэль кызы.
Үзе - кладовщик, ә ире - участок мастеры, икесе дә «Нижнекамскнефтехим» җәмгыятендә эшли. Бу сабыйлары - гаиләдәге икенче ир бала. Алдан вәгъдә ителгәнчә, 150 меңенче нарасыйга әлеге чараның генераль спонсоры булган «Эссен» гипермаркетыннан квартир биреләчәк.
 
Баладан исән-сау котылган анага Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшинның тәбрикләвен җиткереп, башкар-ма комитет җитәкчесе урынбасары Айдар Фәретдинов бәхетле ананың тиз арада ныгуын, сабыеның сау-сәламәт булып үсүен теләде. Үзләренең 150 меңенче балага вәгъдә ителгән бүләкне әзерләячәкләрен әйтте.
 
Үз чиратында, ЗАГС идарәсе начальнигы Бэлла Махотина да Түбән Каманың юбилей елында 150 меңенче бала булып туган улларына тантаналы шартларда исем кушу өчен, бәхетле гаиләне Халыкара балалар көне булган 20 ноябрьдә ЗАГСта көтәчәкләрен әйтте. Ике бала анасына үзенең эчкерсез теләкләрен җиткерде.
 
Перинаталь үзәге җитәкчесе - әтиләрчә олы кайгырту белән, Алсуга ике елдан бирегә кыз бала табарга килергә киңәш иткән Рөстәм Галиев түбәндәгеләрне сөйләде: «Булачак әни төнге 3 сәгать 20 минутта килеп, өч сәгать дигәндә, бала тапты. Улы - сәламәт, тууга ук кычкырды, бар да яхшы. Ул вакытта бала тудыру бүлегендә алар барлыгы өч хатын булып, һәркайсысының 150 меңенче баланы табу мөмкинлеге бар иде».
Баладан әле яңарак кына котылган Алсу Галиева өчен дә бу һич тә көтелмәгән бәхетле вакыйга, чөнки, үзе әйтүенчә, аның бала табар вакыты әле алдагы атнага гына билгеләнгән булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев