Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Законнан узмыйча эшләргә

Түбән Камада күчемсез милекне сату белән законсыз шөгыльләнүче эшмәкәрлеккә каршы көрәшү максатыннан эшче төркем оештырылды. Бу уңайдан үткәрелгән киңәшмәдә Түбән Кама мунципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев, теркәү, кадастр һәм картография Федераль дәүләт хезмәтләренең җирле бүлеге начальнигы Наил Нуриев, эчке эшләр идарәсе, федераль салым хезмәтләре вәкилләре катнашты. Эшлекле...

Түбән Камада күчемсез милекне сату белән законсыз шөгыльләнүче эшмәкәрлеккә каршы көрәшү максатыннан эшче төркем оештырылды. Бу уңайдан үткәрелгән киңәшмәдә Түбән Кама мунципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев, теркәү, кадастр һәм картография Федераль дәүләт хезмәтләренең җирле бүлеге начальнигы Наил Нуриев, эчке эшләр идарәсе, федераль салым хезмәтләре вәкилләре катнашты.
Эшлекле сөйләшүләр барышында, Түбән Кама шәһәрендә һәм районында күчемсез милек белән сәүдәне закон кысаларында үстерүгә ярдәм итү максатыннан, риэлторлар ассоциациясе төзергә, дигән карарга килделәр. Ул күчемсез милек белән алыш-биреш системасын тәртипкә китерәчәк, анда катнашучыларга югары дәрәҗәдә хезмәтләр күрсәтүгә булышачак.
Әлбәттә, бу юнәлештә халыкка мәгълүмат тапшыру һәм консультацияләр бирү эшчәнлеген дә җайга салырга кирәк. Шул чакта гына Түбән Камада күчемсез милек базары һәркем өчен ачык, ә клиентларга аңлаешлы булыр. Сату-алуның бу төре белән законсыз шөгыльләнүче эшмәкәрләрне ачыклау эшләре моннан соң да дәвам итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев