Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Закон бозучылар күп

Түбән Камада ЮХИДИ хезмәткәрләре «Тоннель» операциясе уздырды. Кагыйдәләрне бозучыларны «ауларга» җиде патруль машинасы чыкты.

Операция вакытында 100 дән артык машинаны тукатканнар: йөртүчеләрнең документларын тикшергәннәр, үз-үзләрен тотышларына игътибар иткәннәр, автомобильләрнең двигательләрен караганнар. Нәтиҗәдә, дистәләрчә закон бозу очрагы теркәлгән. Нигездә, болар – куркынычсызлык каешларын каптырмау, балаларны махсус утыргычларсыз йөртү, ОСАГО булмау һ.б. 
Юл кагыйдәләренә шулай ук җәяүлеләр дә битараф карый икән, аларга да штраф түләргә туры киләчәк.
«Тоннель» операциясе машиналар күп йөргән урыннарда ай саен уздырыла. Әмма ЮХИДИ хезмәткәрләренең кайда булачагы алдан хәбәр ителми. Рейдлар шулай ук суд приставлары белән берлектә дә уздырыла. Бу вакытта юл кагыйдәләрен бозучылар гына түгел, алимент яки штраф түләмәүчеләр дә ачыклана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев