Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Юлларда сак булыгыз!

Синоптикларның сүзләренә караганда, ноябрь һәм декабрь айларында Төньяк Атлантика циклоны безгә, зур йогынты ясаячак. Ул вакытта тиздән салкын көннәр дә килеп җитәчәк. Ә киләчәктә кыш карлы булырга мөмкин, дип тә әйтәләр. Һава массалары көнбатыштан киләчәк. Себер антициклонының йогынтысы булырга мөмкин.

Хәер, ни генә булмасын, бу көннәрдә табигать, чыннан да, көзнең ахырына якынлашуын сиздерде: иртән зәһәр салкын җил исә, юлдагы сулар бозлана. Мондый һава шартлары, беренче чиратта, машина йөрүчеләргә куркыныч тудыра. Авариягә, нигездә, «корыч айгыр»ының тәгәрмәчләрен вакытында кышкысына алыштырырга өлгермәгәннәр эләгә. Шуңа да, машиналарны төзәтү сервисларында чират бермә-бер арткан. ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчеләрне бозлавыкта аеруча игътибарлы булырга чакыра.
Алдагы көннәрдә дә төнлә салкыннар –8 градуска кадәр җитәчәк, көндезләрен – ноль градус тирәсе, кар яву көтелә. Мондый чакта җәяүлеләр дә зыян күрә, травмпунктта чират җыела.
Сак булыгыз! Юл аша светофорның яшел утына чыгарга кирәк, ә ул булмаса, машина туктаса гына, атлагыз. Балаларыгызны кулыгыздан ычкындырмагыз! Әкрен тизлек белән генә килүче автомобиль дә, бозлавыкта тиз генә туктап кала алмавын истә тотыгыз! Төнлә исә, киемдә ут кайтаргыч элементлар булу яхшы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев