Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Юллар, инде ничә еллар...»

Яз җитүгә, кышын кар белән күмелгән чокырлар ачылып, машина йөртүчеләрнең төп бәласенә әйләнде. Әледән-әле шуларга төшеп тәгәрмәчен тишкән машина йөртүчеләр саны көннән-көн күбәя.

Әле, җитмәсә, ливневкалар эшләмәү сәбәпле, күбесе су астында калганлыктан, күренми дә.
Әгәр миннән торса, мин юлларны гомумән, ясамас идем. Чөнки юллар яхшырак булган саен башында җилләр уйнаган «лихач»лар күбәя. Җәяүлеләр өчен күрсәтелгән урында басып торганда баштан-аяк су коендырып китәргә дә күп сорамыйлар. Тик, ни дисәк тә, XXI гасырда яшибез һәм Татарстанда гына түгел, Россиядә дә танылган эре сәнәгать предприятиеләре урнашкан Түбән Камада начар юллардан йөрү оят булырга тиеш.
Әйтик, Төзүчеләр урамыннан Яшьлек урамына борылган урында инде ничә түбәнкамалы тәгәрмәчсез калды икән?.. Менделеев, Яшьлек, Вокзал, Корабельная урамнары – һәр кайсы шундый тишек-тошыклардан гына торган кебек.
Чокырларга төшеп, автомобилен зыянлаган түбәнкамалылар күп булса да, зыянны каплар өчен судка барып җиткәннәре бик аз.
Ә эчке юллар һәм ишегаллары – үзе бер тарих! Шәһәрнең ничә генә ишегалдында яхшы юллар бар икән. Кайвакыт, әллә бу урында сугыш булып, снаряд эзләре калганмы соң, дип аптырап карап торасың.
Дөрес, елның-елында бу чокыр-чакырларны ямаштыргалаган итәләр инде. Тик яз җитүгә тишек-тошыклар тагын да күбәя. Быел кайсы урамнар яхшырак ремонтка өмет итә ала икән дип, Түбән Кама шәһәренең Бердәм заказчысы дирекциясенә дә шалтыраткан идем, җавап кына ала алмадым.
Барыбер үземә кирәкле мәгълүматны НТР сайтыннан эзләп таптым. 2020 елда районда юллар ремонтлар өчен 2 миллиард 895 миллион сум акча бүлеп бирелгән икән. Юллар ремонтлауда ишегаллары, бакчачылык ширкәтләре, авыл юллары да читтә калмаячак. Быел, барлыгы 13646 квадрат метр юлда агымдагы ремонт ясалачак, ә чокырларны ямау мәйданы 10119,62 квадрат метр тәшкил итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев