Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Юлдагы "бөке"дә үтә вакытлар

Түбән Каманың Сүбәләк трассасында узган елда гына да 1148 транспорт авариясе булган. Шәһәрдән промышленность зонасына кадәрге араны үтү өчен, гадәти вакытта 15 минут җитсә, "бөке"ләр аркасында елына бер кешенең 1,5 ай вакыты шундагы чиратта үтә икән. Бу проблемадан котылу өчен, юлларга реконструкция үткәрү зарур. Узган шимбәдә, муниципаль район башлыгы Айдар...

Түбән Каманың Сүбәләк трассасында узган елда гына да 1148 транспорт авариясе булган. Шәһәрдән промышленность зонасына кадәрге араны үтү өчен, гадәти вакытта 15 минут җитсә, "бөке"ләр аркасында елына бер кешенең 1,5 ай вакыты шундагы чиратта үтә икән. Бу проблемадан котылу өчен, юлларга реконструкция үткәрү зарур. Узган шимбәдә, муниципаль район башлыгы Айдар Метшин рәислегендә уздырылган "генераль совет"та сүз шул хакта барды.

Соңгы елларда халыкның эшкә бару-кайту сәгатьләрендә шәһәр белән "химия" арасындагы юлда тоташ стенадай машина ташкыны - гадәти күренеш. Бу, бигрәк тә, Бусыгин әфәнде 2011 елның ноябрендә үз кул астында эшләүче гади химикларны трамвайсыз калдырганнан соң үзен сиздерә башлады. Кырык елга якын травмайда иркенләп эшкә йөрергә гадәтләнгән химикларның ризасызлык белдерүләренә дә предприятие җитәкчелегенең исе китмәгәндер. Табышлы-чыгымлы исәп дөньясында андый вак-төяккә игтибар ителәме соң инде?!

Тирә-якны, беренче чиратта, Түбән Каманың үзен үк тереклек өчен зарарлы матдәләр белән пычрата торган предприятиеләрнең җитәкчеләре, юлларга реконструкция уздыру өчен күпме акча китәчәген, аны ничек итеп азрак бирү җаен табу турында баш ватып утырган арада, бәлки, экологик яткан иң чиста транспорт санала торган трамвайны кабаттан промышленность зонасына йөртә башларгадыр (әгәр дә химияле предприятиеләр әле һаман да элекке әфәнделәр йогынтысында булмаса)?! Юлларны дүртәр полосалы итеп үзгәрткәнгә кадәр, иң элек, шәһәрдән Сүбәләк юлы буйлап промышленность зонасына кадәр яңа трамвай линияләре сузу иң кулае булыр иде. Әлбәттә, Түбән Каманың киләчәген эшче халык вахта алымы белән килеп-китеп яши торган промышленность шәһәре дип кенә күзалламаган очракта. Балаларыбыз яшәячәк гүзәл кала дип уйлыйбыз икән инде, аның экологиясен кайгрыут да беренче төп максат булырга тиеш!

Шәһәр җитәкчесе үзе үк телгә алганча, шәһәр атмосферасы пычраклыгының 25 процентына транспорттан чыккан төтен сәбәпче. Сүбәләк трассасыннан көн саен 25 мең машина үтә, 459 автобус эшчеләрне ташый...

Ә инде "Нижнекамскнефтехим», «Татнефть-Нефтехим», «ТАНЕКО», «Таиф-НК» "ТЭЦ» һ.б. предприятиеләрнең генераль директор урныбасарлары катнашында эшче төркем төзеп, шәһәрдән промышленность зонасына илтә торган юлларның барысына да реконструкция үткәрү мәсьәләсен хәл итәргә тиешләр. Аның күпмегә барып басачагы һәм проектлау эше кышка кадәр әзерләнеп бетәргә тиеш. Моңа башкарма комитет җитәкчесе Таһир Камалетдинов кураторлык итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев