Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Юбилеен билгеләп узды

СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, Россия Фәннәр академиясенең И.Е.Ульман исемендәге истәлек медале иясе, Татарстанның Сарман районы Петровка-Завод авылында дөньяга аваз салган Федор Михайлович Ермаков исеме газета укучыларыбызга үзенең язмалары белән яхшы таныш. Ул тәүге чыныгуын Сарман газетасында ала. Әдәби хезмәткәрдән бүлек мөдире, редактор урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Ә инде Мәскәү Югары...

СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, Россия Фәннәр академиясенең И.Е.Ульман исемендәге истәлек медале иясе, Татарстанның Сарман районы Петровка-Завод авылында дөньяга аваз салган Федор Михайлович Ермаков исеме газета укучыларыбызга үзенең язмалары белән яхшы таныш.
Ул тәүге чыныгуын Сарман газетасында ала. Әдәби хезмәткәрдән бүлек мөдире, редактор урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Ә инде Мәскәү Югары партия мәктәбенең журналистика бүлеген тәмамлаганнан соң, Саба, Мөслим районнары газеталарында мөхәррир вазифасын башкара.
1990 елда язмыш аны Түбән Кама каласына китерә һәм ул шәһәр һәм районда татар телендә «Туган як» газетасы, «Нефтехим» производство берләшмәсендә «Хезмәттәш авазы» газетасы оештырып, аларның редакторы була. Биредә аның «Тәвәккәл таш яра», «Яшәү рәвеше» дигән очерклар һәм хикәяләр җыентыгы дөнья күрә, башлап язучыларның унлап китабына редактор буларак кереш сүз яза.
1гыйнварда Федор Михайлович 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны олы юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итеп, озын гомер, шатлык-куанычлар, иҗат уңышлары теләп, газета укучыларыбызга кешеләрнең катлаулы язмышлары турындагы бер язмасын тәкъдим итәбез.
 
Ярый әле син бар
Дачада торбаларны, су краннарын алыштырасы бар иде. Бик оста кеше эшли бездә, дип, кызым алтмыш биш яшьләр чамасындагы бер ир-атны алып килде. Ул барысын бер сәгать эчендә ясады да бирде. Бакчада сөйләшеп утырганда, минем гәҗиттә эшләгәнемне белгәч, туганы кебек күреп, Николай үзләренә чакырды:
- Өч бүлмәле фатирда торабыз. Бер килеп чыгыгыз әле! Шигырьләр дә язам, бәлки гәҗиткә бирердәйләре булыр...
Таныш түгел кешегә ваемсыз гына барып керергә ярамый, башта аның нинди кеше булуын белергә кирәктер. Нәкъ шул Химиклар проспектында, Николай әйткән йортта бер дустым яши. Ул: «Бик ипле гаилә. Николай - эш өчен яратылган, яхшы кеше. Хатыны Зинаида да - бик әйбәт хатын», - диде.
Бардым. Туганнардай җылы итеп күрештек. Өс киемнәремне урнаштыргач, Николай зал ягына чакырды. Мул, җитеш яшиләр икән, Зинаида табын әзерләп алды. Сөйләшеп, байтак утырдык. Аларның язмышлары бик гыйбрәтле булып чыкты.
- Яшь чак, рәхәт чак, ләкин шул чорларда кайбер кеше белән нидер була. Йә ул ялгыша, йә берәр хәлгә юлыга. Иптәш кызым Камәрия белән клубтан кайтып киләбез, - дип сөйли башлады Зинаида. - Кибет янына җитүебез булды, безнең янга ат җиккән ике кеше килеп туктады. Җәһәт кенә күтәреп, берсе мине чанага салды, дилбегә тотып утырганы атны кызулатып алып та китте. Камәрия чырылдап кычкырып калды. Авылны чыккач, чанадагы егетләрнең берсе мине үгетли башлады: «Кәләшлеккә урладык. Әти-әниең ачулана башласа, үзем риза булдым, диярсең», - диде. Шулай һич уйламаган җирдән күрше авыл килене булып киттем.
Кыз баланың язмышы шулдыр, күрәсең, дип, үкенмәскә, ирем булган кешегә ияләшеп китәргә тырыштым. Өч көн үткәч, әти бик кызып килгән иде. «Кирәкми, алай итмә, миңа сүз ишеттермә», -
дип, ярсуын бастым. Инде өйрәнеп кенә киләм дигәндә, беркөн ирем, ат җигеп кайтып, ишек төбеннән генә дәште: «Киен, чанага чыгып утыр. Өегезгә илтеп куям. Сине ялгыш алып кайтканбыз. Әйберләреңне әтиеңме, дәдәңме килеп алыр». Нигәдер, исем китмәде. Нибары өч атна яшәгән ирнең аягына да егылмадым.
Мин киенә башлагач, каенанам тавыш-тынсыз гына каядыр чыгып югалды, сүзләре бер булган, күрәсең.
Авыл очына җиткәч, ир атын туктатты: «Төш! Гаепләштән булмасын!» «Сау бул» дип тә әйтмичә, шул көе китеп барды бу. Ә мин мең төрле уйлар эчендә үзебезнең ишекне шакыдым. Хәлне сөйләп биргәч, әти күтәрелеп бәрелмәде: «Елама, үз каным үземнән артык түгел. Шакшы бәндәләр бар әле ул», - диде дә, шуның белән бетте. Әти-әнинең ризалыгы белән Түбән Камага китеп, комбинатка эшкә урнаштым. Шунда Николай белән таныштык. Өйләнешү турында сүз чыккач, соңыннан сүзе булмасын дип, дөресен сөйләп бирдем. Ул да үз язмышыннан зарланып алды, хатыны аерылып киткән кеше булып чыкты.
...Бергә байтак еллар яшәлде, балалар, оныгыбыз бар. Һич арттырмый әйтәм: Николайның тырнак белән дә чирткәне, хәтер калдырырлык сүз әйткәне булмады. Бер-береңне аңлап, бер-береңнең сүзен аяк астына салып таптамый яшәгәч, барысы да уртак була икән. Сөйләсәң, сүз күп инде ул. Тормышны тулай торакның кечкенә бер бүлмәсеннән башладык. Ике чемодан вак-төяк әйберләрдән башка бернәрсәбез дә юк иде. Ә хәзер шөкер, исәнлек кенә булсын. Күрше-күлән белән дә тату яшибез, электрны, ванна һәм туалеттагы краннарны карарга булса да, гел Николайга әйтәләр. Яшьлегемдә үз гаебем белән түгел бер хәлгә тарыдым, тик ул гомерлек бәхетсезлегем булмады. Шушы ир миңа өмет, бәхет бирде. Өйдән әзгә генә чыгып китсә дә, сагынып көтәм. Һәрвакыт Ходайдан, сәламәтлек белән, аңлашып, тату гына яшәсәк иде, дип сорый идем. Теләкләрем кабул булды, гомернең калган өлешен дә шушылай үткәрсәк иде.
Зинаида сөйләп бетергәннән соң, Николайга дәштем:
- Син дә беренче хатының белән аерылышкан, моның да сәбәпләре булгандыр бит?
- Булмыймы соң?! Миңа ныклап уку тимәде, ярый әле эретеп ябыштыру һөнәренә өйрәнгәнмен. Химия комбинатының беренче һәм икенче промышленность зоналарында күпме торбалар сузылса, аларда минем дә өлешем бар. Ул вакытта акча шәп төшә иде. Үземә кирәк кадәр генә алам да, калганы - хатын кулында. Эш сөймәде бу, кибеттән кибеткә акча туздырып тик йөрде. Ә минем икешәр смена кайтмый эшләгән чаклар да аз булмады. Куна-төнә эшләвемне сылтау итеп, хатын минем белән яшәүдән баш тартты. Ә көннәрнең берендә дүрт яшьлек улыбызны алды да, кемгәдер тагылып чыгып та китте. Баштарак бик авыр булды. Иптәшләрдән гарьләнеп, эчә башладым. Нәкъ шундый әрнүле көннәрдә Зинаидага юлыкмаган булсам, белмим, эчүчелек мине нәрсәгә китереп житкерер иде?! Бер күрү белән, күңел аңа тартылды. Ә ул батыр, тәвәккәл булып чыкты. «Эчүеңне, тәртипсезләнеп йөрүләреңне ташласаң, күз күрер әле», - дип, күңелгә өмет чаткысы салып куйды. Миннән байтакка яшь булса да, гел акыллы сүзләр, гел яхшылык турында гына сөйли иде. Мин дә аның сүзеннән чыкмаска тырыштым, шешәдәш дусларга иярми башладым. Түгеләсе күз яшьләре түгелгән, йотасы ут йотылган инде, ике сыңар канат бергә кушылып, тормыш корып җибәрдек. Безгә бәхет соңлап килде, тик соң булса да уң булсын дигән кебек, ул сөенечләрнең иң-иң кадерлеләрен, көенечләрнең бергә жиңеп чыгарлыкларын алып килгән иде. Яши-яши бер-беребезгә тиң булуыбызны аңладык, тормыш кыенлыклары безне чүктерә алмады. Зинам пенсиягә чыкты. Ә үзем әле эшләп йөрим. Элекке кебек, хәзер ике смена куып булмый. Өемдә сагынып көткән хатыным, балаларым булганга, үземне бәхетле саныйм.
Әйе, гаиләдә бер-береңне тиң күреп яшәү, татулык зур сынаулар аша килә. Кеше тышкы матурлык белән генә түгел, рухи дөньясы белән дә бай булсын. Николай белән Зинаида арасында, гомумән, бу гаиләдә нәкъ шундый яктылык, татулык булуын үз җаным аша тоеп, үз күзләрем белән күрдем. Канат каерылуның нәрсә икәнен үзләре татып белгәннәргә, икенче берәү белән дә матур тормыш корып булуына, мәхәббәтнең барлыгына фәкать ышанырга гына кирәктер.
Федор ЕРМАКОВ.
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев