Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Өйрәтүчеләре нинди — өйрәнчекләре шундый

Эчке эшләр идарәсенең ГАИ бүлеге хезмәткәрләре, автомәктәпләрдә курсантларга практик йөрү күнекмәләре өйрәтүче инструкторларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшереп караганнар Бу тик торганнан гына уйлап чыгарылган эш түгел, билгеле. Соңгы вакытта шәхси машиналар катнашында юл-транспорт фаҗигаләре арта бара. Сүз дә юк, моңа китергән сәбәпләрнең берсе - машина йөртүчеләрнең юл йөрү...

Эчке эшләр идарәсенең ГАИ бүлеге хезмәткәрләре, автомәктәпләрдә курсантларга практик йөрү күнекмәләре өйрәтүче инструкторларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшереп караганнар
Бу тик торганнан гына уйлап чыгарылган эш түгел, билгеле. Соңгы вакытта шәхси машиналар катнашында юл-транспорт фаҗигаләре арта бара. Сүз дә юк, моңа китергән сәбәпләрнең берсе - машина йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен белмәүләре һәм машина йөртү күнекмәләренең тиешле дәрәҗәдә булмавы. Хәзер, акча артыннан куып, тиешле белем бирмичә генә "әвеш-тәвеш" китереп, машина йөртү таныклыклары биреп чыгаручы уку йортларына кытлык юк, анысы. 2013 елда тәҗрибәсез шундый машина йөртүчеләр гаебе белән 36 юл-транспорт фаҗигасе булып, 37 кеше имгәнгән һәм 2 кеше үлгән. Кеше үлеменә китергән бу фаҗигаләрнең берсенә тимерне эретеп ябыштыру һәм монтажлау колледжындагы машина йөртүчеләр курсын тәшмамлаучы, икенчесенә "ДОСААФ" берләшмәсенең җирле оешмасында яңарак кына машина йөртүче булып эшли башлаган егет гаепле.
Чыннан да, инструкторларның белемнәрен тикшерү инде беренче нәтиҗәләрен күрсәткән дә. Түбән Камадагы ике автомәктәпнең - "РОСТО ДОСААФ" һәм "Автокласс" - 29 инструкторын тикшергәндә, һәр икесеннән дә өчәр инструктор (!), ике һәм аннан да күбрәк ялгыш җибәреп, имтиханнарны бирә алмаган. 16 кеше бер яки ике ялгыш җибәреп кенә имтиханнарны тапшыра алган. Бары тик җиде инструкторның гына 20 сорауга да җаваплары дөрес булган.
Имтиханнарны бирә алмаган инструкторларга кабат әзерләнеп, имтиханнарын тапшыру мөмкинлеге бирелгән. Аларга, сынауларны үтмәгән көе, курсантларны машина йөртергә өйрәтергә рөхсәт булмаячак.
Киләчәктә Түбән Кама автомәктәпләренең барлык инструкторларының да юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерәчәкләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев