Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ышаныч телефоны

Кем шалтырата? 366-555 шәһәр номеры һәм 8-800-2000-122 бердәм Россия номерына көн саен дистәләгән, хәтта меңләгән түбәнкамалы һәм Татарстан халкы шалтырата. Белгечләр көненә 40-300 шалтырату кабул итә. Кагыйдә буларак, бу номерларга яшүсмерләр, кече яшьтәге мәктәп балалары, 18 яшьлек егет-кызлар, балалар тәрбияләгәндә, гаилә әгъзалары белән аралашканда теге яисә бу кыенлык белән очрашкан...

Кем шалтырата?
366-555 шәһәр номеры һәм 8-800-2000-122 бердәм Россия номерына көн саен дистәләгән, хәтта меңләгән түбәнкамалы һәм Татарстан халкы шалтырата.
Белгечләр көненә 40-300 шалтырату кабул итә. Кагыйдә буларак, бу номерларга яшүсмерләр, кече яшьтәге мәктәп балалары, 18 яшьлек егет-кызлар, балалар тәрбияләгәндә, гаилә әгъзалары белән аралашканда теге яисә бу кыенлык белән очрашкан әти-әниләр шалтырата. Үзәк белгечләре башта шалтыратучының исемен һәм яшен белешә. Исем уйлап табылган да булырга мөмкин. Монысы мөһим түгел. Иң әһәмиятлесе - кеше белән аралашканда исеме белән эндәшү. Танышканнан соң проблема буенча сөйләшә башлыйлар.
Нәрсә борчый?
«Ышаныч телефоны» ашыгыч психологик ярдәм бүлеге мөдире Анна Мешалкина сүзләренә караганда, һәр буын кешеләрен, төрле проблемалар борчый.
Мисал өчен, яшүсмерләр еш кына яшьтәшләре белән аралашу темасын күтәрә. Егетләрне - кызлар, ә кызларны егетләр белән уртак тел табу кызыксындыра. Сирәгрәк кенә булса да әти-әниләр һәм укытучылар белән мөнәсәбәтләр турында сөйләшергә теләүчеләр табыла. Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны тапшырганда түбән баллар җыеп, теләгән югары уку йортына керә алмам, дип курка. Күпчелек очракта бу борчылулар юкка була, чөнки уку елы дәвамында укучылар инде шактый белем туплап өлгерә.
«Миңа 16 яшь. Бәби көтәм. Әни белсә, үтерә. Нишләргә?» кебек сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр дә бар икән. Мондый очракларда психологлар, беренче чиратта, шалтыратучыны тынычландырырга ашыга. Аннан әти-әниләр белән сөйләшүнең әһәмиятле булуын аңлата. Аларны, билгеле, бу хәбәр сөендермәячәк, ләкин алар, ничек кенә булмасын, балаларын аңлап, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышачак. Мондый хәлдә калганнарга белгечләр табиб белән сөйләшергә дә киңәш итә.
- Әлеге мәсьәлә буенча, ни-гездә, 14-17 яшьлекләр шалтырата, - дип сөйли психолог Анна Мешалкина. - Кагыйдә буларак, нишләргә белмәгән, зурлардан киңәш ишетергә теләүче кызлар алар. Үзләренең тиздән әти буласын белгән егетләр дә очрый. Аларга шулай ук төпле киңәш кирәк. Шалтыратучылар арасында баласыннан көтелмәгән хәбәр ишетүче әти-әниләр дә булгалый. Һәр очрак өчен аралашуның үз алымнары, проблеманы хәл итү юллары.
«Исәнмесез! Яшүсмер улым белән уртак тел таба алмыйм. Ул мине тыңларга да теләми. Барысын да үзенчә эшли. Ярдәм итегез!» «Ышаныч телефоны»на әнә шундый проблема белән дә шалтыратучылар бар. Психолог ата-ана белән тыныч кына сөйләшә, баланың үз-үзен ни өчен шулай тотуын ачыкларга тырыша. Һәм аннан соң ике як та проблемадан чыгуның уңай юлын таба. Еш кына аны эзләргә дә кирәкми. Барысы да көн кебек ачык. Тик күбебез мәсьәләне хәл итү юлларын күрми һәм файдалана белми.
Психологларга ярдәм сорап яшь әниләр дә мөрәҗәгать итә икән. Алар 2-3 яшьлек сабыйларны тәрбияләү турында сораша. «Барысын да дөрес эшлимме икән?» - дип кызыксыналар.
Кемгәдер табиб, психолог, коткаручы ярдәме кирәк. Андыйларга да булышалар. Үзәк белгечләрендә Татарстанның
барлык ашыгыч ярдәм хезмәтләренең телефон номерлары бар.
Уен түгел...
Кызык өчен генә шалтыратучылар да юк түгел. Андыйларны белгечләр сөйләшүнең беренче минутларыннан ук ачыклый.
Уйлап табылган проблеманың төбенә төшкәндә күп кенә вак-төяк деталь-ләрнең чынбарлыкка туры килмәве, бер-берсенә ялганмавы ачыклана. Без психологлар белән сөйләшкәндә нәкъ менә шундый бер шалтырату булды: «Исәнмесез. Мин бакчада ялгызым. Әти инде ничә көн килми. Бик куркам». Соңрак телефон чыбыгының теге башында бала көлүе ишетелде. Психологның берничә соравыннан соң кыз трубканы ташлады. Кем белә, бәлки, балалар шул рәвешле «Ышаныч телефоны»ның ничек эшләвен тикшерәдер, шалтыратуларның анонимлыгын белергә телидер. Ничек кенә булмасын, психологлар һәр шалтыратучыга җавап бирә һәм ярдәм итәргә тырыша. 8-800-2000-122 номеры буенча балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен «Ышаныч телефоны» 2010 елдан бирле эшли. Психологлар Татарстанның барлык төбәкләреннән шалтыратулар кабул итә. 366-555 шәһәр номеры белән булганы исә Түбән Камада инде 25 ел гамәлдә.
Шушы вакыт эчендә бу номерлар буенча меңләгән балага һәм ата-анага ярдәм күрсәтелгән. Белгечләргә шалтыратып, рәх-мәт белдереп, проблеманың уңышлы чишелеше турында әйтүчеләр дә еш була. Мондый сөенечле хәбәрләрне психологлар үзләренең кечкенә җиңүе дип кабул итә. Бу җиңү иңнәргә канат куя, яңа уңышларга этәрә.
Наталья ПЛОТНИКОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев