Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Җырлыйлар да, бииләр дә

Егетләр татар телендә камил сөйләшергә, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәбият-сәнгатен белергә һәм нинди дә булса иҗа-ди осталыкка ия булырга тиеш. Бәйгенең программасы өч өлештән торды: егетләр үз-үзләре белән таныштырдылар, Түбән Кама турында белемнәрен күрсәттеләр, иҗади конкурста да катнаштылар. Конкурсантларның берсе - Дәүфит Әхмәтшин бәйгедә икенче тапкыр катнаша, шуңа да сәхнәдә ул...

Егетләр татар телендә камил сөйләшергә, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәбият-сәнгатен белергә һәм нинди дә булса иҗа-ди осталыкка ия булырга тиеш.
Бәйгенең программасы өч өлештән торды: егетләр үз-үзләре белән таныштырдылар, Түбән Кама турында белемнәрен күрсәттеләр, иҗади конкурста да катнаштылар.
Конкурсантларның берсе - Дәүфит Әхмәтшин бәйгедә икенче тапкыр катнаша, шуңа да сәхнәдә ул үзен иркен тота.
- Нардуганда җырлап-биеп йөргәч, курку һәм каушау булмады, - ди ул.
Чыгышларны мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде. Аларның бәйгечеләргә киңәшләре бар, мисал өчен, Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина егетләрнең елдан-ел остаруын ассызыклап узды. Алар сәхнәдә үзләрен тота беләләр, әмма бу гына аз.
- Үзебезнең күркәм шәхесләребезне, телебезне, шигырьләребезне, шагыйрьләребезне белергә тиешбез, - дип аңлата ул. - Моның өстендә укытучыларга да, гаиләдә дә эш алып барырга, күбрәк китап укырга кирәк.
«Татар егете» шәһәр-күләм конкурсының апрель аенда узачак финалына 8 егет узды.
Илнар НУРИӘХМӘТОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X