Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Җылылык бәяләре «пешермәсен» өчен

Чәршәмбе көнне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Радик Вафин, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе Василий Филиппов журналистлар белән матбугат конференциясе уздырдылар. Анда социаль яклау идарәсе начальнигы Гөлсирин Ямалиева да катнашты һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр билгеләү хакында сөйләде. Аралаш субсидияләр бетерелүгә бәйле рәвештә, сентябрьдән йортларга җы-лылык бирү хезмәтләренә...

Чәршәмбе көнне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Радик Вафин, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе Василий Филиппов журналистлар белән матбугат конференциясе уздырдылар. Анда социаль яклау идарәсе начальнигы Гөлсирин Ямалиева да катнашты һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр билгеләү хакында сөйләде.
Аралаш субсидияләр бетерелүгә бәйле рәвештә, сентябрьдән йортларга җы-лылык бирү хезмәтләренә түләү ике мәртәбә артачагы турында газетада язган идек инде. Бу хәбәр кешеләрне битараф калдырмаган. Шул хакта сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Әңгәмә тәртибендә оештырылган конференция әнә шул мәсьәләләр буенча фикер алышу белән башланып китте.
Субсидиянең төгәл билгеләнгән күләме юк. Гаиләнең кеременә карап, дәүләт ярдәме бирүнең төрле коэффициентлары каралган. Ул, квартирда яшәүчеләрнең кеременә һәм аларга туры килә торган торак мәйданына бәйле рәвештә, һәр гаилә өчен үзгә. Монда тагын регион стандарты да исәпкә алына. Счет-фактурада субсидиянең күләмен исәпләү формуласы да биреләчәк икән.
Аз керемле гаиләләргә (табышлары гаиләнең һәр әгъзасына 30 мең сумнан кимрәк) субсидия бирүгә кагылышлы мәгълүматлар барысы да, шулай ук, сентябрьдә киләчәк счет-фактураларның арткы ягында язылачак, ярдәмне алу өчен социаль яклау органнарына тапшырылырга тиешле документлар исемлеге дә күрсәтеләчәк. Мондый ярдәмне алу өчен тиешле документларны 12 сентябрьдән 30 ноябрьгә кадәр - өч ай дәвамында тапшырырга мөмкин. Башыннан ук чиратлар сузылып, кешеләргә зур кыенлык тудырмасын өчен, октябрьдән яки ноябрьдән мөрәҗәгать итәргә дә була. Түләүләрне барыбер чигереп, сентябрьне дә кертеп исәпләячәкләр.
Гаиләнең һәр әгъзасына уртача керем 30 мең сумнан 1 сум гына артык булганда да, андыйларга субсидия бирелми. Шулай ук, бер җирдә дә эшләмәүчеләргә дә субсидия түләнми. Ә инде эшләмәүче мәшгульлек үзгендә чиратта торса һәм күпмедер пособие алган очракта субсидиягә исәп тота ала.
Коммуналь хезмәтләргә бурычларын түләмәгән очракта да субсидия бирелми, бурычларын тулысынча түләргә яисә бурычларын түләү турында график күрсәтелгән килешү төзергә тиешләр.
Моңа кадәр нинди дә булса ташламаларга ия кешеләр субсидияне алучылар исемлегенә автомат рәвештә кертеләчәк. Чөнки әлеге дәүләт ярдәмен бирү республика һәм федераль законнар буенча билгеләнгән элекке ташламаларга, субсидияләргә бернинди йогынты ясамаячак, алар барысы да сакланачак.
65 яшьтән узган ялгызы гына яшәүчеләрнең, 1нче һәм 2нче группа инвалидларның өйләренә социаль хезмәткәрләр үзләре киләчәк. Аларның эш графигы инде хәзердән үк расланган икән. Гомумән, субсидияләр бирү эшенә югары квалификацияле дистәләгән социаль хезмәткәр билгеләнгән. Шуңа күрә, аңлату һәм документларны кабул итүдә тоткарлык-лар булмаячак, дип вәгъдә иттеләр конференциядә катнашкан җитәкчеләр.
Әлеге мәсьәләдә тулырак мәгълүмат алу өчен Түбән Камада 45-43-86 телефон номеры буенча "кайнар линия" эшли.
Конференциядә, шулай ук, шәһәрдә су, җылылык һәм канализация торбаларын алмаштыруга, юлларның торышына, чүп түгү проблемаларына да тукталдылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев