Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Язмыш тарафыннан кыерсытылган булсалар да...

Язмыш тарафыннан сындырылып та, авырлыкларга бирешмәгән көчле рухлы шәхесләр безнең арада да яши. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Көчле рухлылар» фестивале кысаларында нәкъ менә шундый шәхесләр белән очрашу узды. Фестиваль язмыш тарафыннан кыерсытылган, ләкин якты матур дөньяның һәрбер көнен шатланып каршы алучы һәм табигатьнең һәрбер гүзәллеген тоеп, аны үз кул эшләрендә...

Язмыш тарафыннан сындырылып та, авырлыкларга бирешмәгән көчле рухлы шәхесләр безнең арада да яши. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Көчле рухлылар» фестивале кысаларында нәкъ менә шундый шәхесләр белән очрашу узды.
Фестиваль язмыш тарафыннан кыерсытылган, ләкин якты матур дөньяның һәрбер көнен шатланып каршы алучы һәм табигатьнең һәрбер гүзәллеген тоеп, аны үз кул эшләрендә чагылдыручы инвалидларның «Иҗатымда - күңел җылысы» күргәзмәсе белән ачылып китте. Күргәзмәдә сәйләннән ясалган агачлар, декупаж стилендә эшләнгән табигать күренешләре, фоамираннан ясалган чәчәкләр, шырпыдан җыеп ябыштырылган авыл күренеше һәм урын алган башка иҗат эшләре соклану уятты.
«Язмышларга буйсынмас җаннар» китап күргәзмәсенә инвалид язучы-шагыйрьләрнең китаплары куелды. «Ачык микрофон» барышында әлеге күргәзмәдән укырга теләкләре булган һәркем шигырь укыды. Шигъри дулкыннар безне туган якларга кайтарды, мәхәббәт утларына салды, әниләребез куйган чәй табыны янында гапләшеп алырга да чакырды.
Фестивальнең төп чарасы - инвалид арбаларында утыручы Мария Логинова-Пашина, Раиса Мищихина, Эльвира Әскәроваларның тормышларына һәм иҗатларына багышланган «Без бәхетле җирдә...» исемле әдәби-музыкаль кичә булды. Әлеге өч хатын-кызның тормышларын чагылдырган юл пәрдәсен ачып, алар узган гомер юлына күз салдык. Ул авыр да, сикәлтәле дә, газаплы да! Ләкин авырлыклар алдында күптән инде баш имичә, ә бары елмаеп кына торучы бу ханымнарга сокланмый мөмкин түгел! Мария Логинова-Пашинаның язган шигырьләре беркемне дә битараф калдырмый. Аларда аның үткән тормышы чагылыш тапкан. Бу ханымнарның кул эшләре күргәзмәләре Түбән Камада гына түгел, республикабызның күп кенә шәһәрләрендә оештырыла. Алар спорт өлкәсендә дә актив. Әле генә Кырым шәһәрендә узган йөзү буенча ярышларда Мария Логинова-Пашина 52 регион вәкилләре арасында бишенче урынны яулый.
2008 елда әлеге гүзәл затлар тарафыннан оештырылган «Рассвет» ансамбле уңышлы гына эшләп килә. Әдәби-музыкаль кичә сорауларга җаваплар алып, шигырьләр кочагында һәм җыр-моң дулкынында узды. Эльвира Әскәрова беренче тапкыр үзен җыр өлкәсендә сынап карады.
Фестиваль «Без бергә» дигән көч сынашу чарасы белән дәвам итте. Кунакларыбыз рәхәтләнеп зирәклектә, тапкырлыкта, җитезлектә осталыкларын күрсәттеләр. Инде арып, әлеге чаралардан күңел рәхәтлеге алып, очрашу «Өмет яшәргә көч бирә» исемле түгәрәк өстәл янында дәвам итте.
Шәһәр Советы депутаты Татьяна Куприянова алып килгән татлы-тәмле бәлешләр белән чәй эчеп, шигырьләр укып узган кичә беркемне дә битараф калдырмады.
Китапханәдә узган бу бәйрәм тормышның усал җилләренә, сынауларга бирешмичә, Кеше дигән бөек исемне горур йөртергә өндәде. Гыйбрәтле тормыш юлын узган кешеләр белән танышу безгә алга таба яшәргә көч һәм дәрт бирде.
Әнфисә ФӘЙЗЕТДИНОВА,
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире.
Ә. Исхакова фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев