Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яшьләр йорты ачылды

Көтеп алынган вакыйга: Түбән Камада «КоVёR» яшьләр инициативалары үзәге ачылды. Шәһәрнең иң креатив идеяләре туачак һәм тормышка ашырылачак урын Мәктәп бульвары урамындагы элекке дискоцентрда урнашкан. Хәзер бина эчтән дә, тыштан да танырлык түгел - заманча һәм ачык төсләр белән бизәлгән. Төзекләндерү эшләре тәмамланган диярлек, үзәк якын арада тулы куәткә эшли...

Көтеп алынган вакыйга: Түбән Камада «КоVёR» яшьләр инициативалары үзәге ачылды. Шәһәрнең иң креатив идеяләре туачак һәм тормышка ашырылачак урын Мәктәп бульвары урамындагы элекке дискоцентрда урнашкан.
Хәзер бина эчтән дә, тыштан да танырлык түгел - заманча һәм ачык төсләр белән бизәлгән. Төзекләндерү эшләре тәмамланган диярлек, үзәк якын арада тулы куәткә эшли башлаячак.
Биредә яшь эшмәкәрләр мәктәбе урнашачак. Ачылган көнне үк Яр Чаллыдан килгән бизнес-тренер Тимур Никонов мастер-класс уздырды Шәһәр һәм районның туристлык мөмкинлекләрен тормышка ашыру бизнес-проектлары турында фикер алыштылар. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев әйтүенчә, төп максат - кече һәм урта эшмәкәрлек үсешен булдыру өчен шартлар тудыру.
 
Үзәккә Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин да кереп, егетләр һәм кызлар белән күрешеп, танымаслык итеп үзгәргән залларны, кабинетларны карап чыкты.
«Үзәкне булдыру яшьләр өчен зур перспективалар ача. «КоVёR» аларны җәлеп итәрлек урын булырга тиеш. Шуңа күрә моның өчен тиешле шартлар тудыру мөһим, кызыксындыра белергә кирәк», - диде ул.
Гомумән алганда, үзәк яшьләр йорты функциясен үтәячәк: бер түбә астында шәһәрнең барлык иҗтимагый оешмалары урнашачак. Эшләү өчен мөмкинлекләр дә бар. Яшьләрдән кызыклы идеяләр, максатка омтылучанлык, хыялларны тормышка ашыру теләге көтәбез.
Көн махсус чакырылган «Жарит лето» җыр коллективы концерты белән тәмамланды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев