Туган як

Яшьләр халык сынамышлары аркасында май аенда теләр-теләмичә генә өйләнешә

Җомга көнне, 13 майда, Түбән Кама никахлашу сараенда дүрт пар никахларын теркиячәк.

Алар атнаның көненә һәм санына, шулай ук, май аенда туй үткәрү белән бәйле хорафатларга игътибар итмәскә булган.

Гомумән, түбәнкамалылар халык сынамышлары аркасында май аенда теләр-теләмичә генә өйләнешә.

Ә менә җәй көне, Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе сөйләвенчә, гадәттә, көнгә 20 шәр пар теркәлә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: