Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яшисе килә дә бит...

88 яшьлек Рокыя Хәмидуллина башыннан үткәннәре, кичергәннәре турында елый-елый сөйли. Сынаса да сыный икән кешене. - Әтине сугышка 1941 елныӊ ноябрь аенда алдылар, шул ук вакытта энем Мәхмүт туды, - дип башлады ул сүзен. - Белем алып булмады, хәтта ике сыйныфны да тәмамлый алмадым, энемне һәм сеӊлем Сөембикәне карарга кеше...

88 яшьлек Рокыя Хәмидуллина башыннан үткәннәре, кичергәннәре турында елый-елый сөйли. Сынаса да сыный икән кешене.
- Әтине сугышка 1941 елныӊ ноябрь аенда алдылар, шул ук вакытта энем Мәхмүт туды, - дип башлады ул сүзен. - Белем алып булмады, хәтта ике сыйныфны да тәмамлый алмадым, энемне һәм сеӊлем Сөембикәне карарга кеше кирәк иде.
Әтиләреннән хатлар сирәк килгән. Шунысы билгеле: ул ике мәртәбә яраланып, Мәскәүдә госпитальдә озак яткан. 39 яшендә 1942 елда һәлак булган. Рокыяныӊ әнисе Фәхриҗиһан апа «балаларым ачтан шешенеп үлмәсеннәр» дип, Леспромхозга эшкә урнашкан. Анда көн саен һәр балага 200 грамм икмәк бирәләр икән.
- ФЗѲга да барып булмады: бала карарга кеше кирәк. Аннары башка эшкә дә ярый башладым, - дип уфтанып куя тыл хезмәтчәне. - 17 ел буе шунда тир түктем. Үскәч, станокта эшләдем, нигездә, мылтык түтәләре, мина тартмалары ясый идек.
1974 елда ул ире Касыйм бе-лән Түбән Камага күченгән һәм дәваханәгә авыруларны ашатучы булып урнашкан. Биредә дә җиӊел булмаган. Зур кәстрүлләргә салынган 120 кешелек ашларны көненә берничә мәртәбә икәү генә күтәреп ташыганнар! 80нче елларда гомуми бүлектән кардиология аерылып чыккач, аныӊ мөдире Раиса Мерясева аны үзе янында калдырган.
- Бүлектә 70ләп кеше ята, ул вакытта ашатулар әйбәт иде, һәр авыруныӊ аерым «өстәл»е бар, - дип искә ала апа. - 1984 елда лаеклы ялга чыккач та, тагын 4 ел шунда эшләдем - җитәкчеләрнеӊ җибәрәселәре килмәде. Гомуми эш стажым 47 ел.
Рокыя апа бүген үзе генә яши, тормыш иптәше 17 ел элек якты дөньядан китеп барган: авариягә эләккәч, бер ел буе дәваханәдә яткан, әмма савыга алмаган. 39 яшендә улы Әсхәт йөрәге тотып үлгән. Әнисе яшәгән йортның 5нче катына аз гына менеп җитә алмаган. Кайгы артыннан кайгы килгән: оныгы Альберт туганда алган җәрәхәттән үлгән, тагын бер оныгы Илдар авариягә эләгеп һәлак булган. Рокыя апага болар тәэсир итми калмый: башында өч тармаклы нерв ялкынсынып, шактый гына дәваханәләрдә ятарга туры килгән. Хәзер кинәт башы әйләнеп китә, кан басымы да «уйный».
- Ярдәм итүчеләр бар үзе. Авыру булса да, киленем килеп тора, социаль хезмәттән атнасына ике мәртәбә киләләр, аннары миһербанлы күршем дә бар - ди Рокыя апа. - Яшисе килә дә, яшәрлек калмады бит, кызым. Бигрәк тә төннәр үтми.
Ул үзлегеннән намаз укырга өйрәнгән. Берсен дә калдырмыйча, утырып булса да, укый. Намаз саен теләге бер генә: дөньяда иминлек, тынычлык, бәрәкәт булсын, үзе күргән ачлык, авыр елларны башкаларга күрергә язмасын.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев