Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яшәү мәгънәсе

Нәрсә соң ул яшәү мәгънәсе? Мөгаен, аны һәркем үзенчә аңлый торгандыр. Кеше ни өчен туганын белми, чөнки ул үз ихтыярыннан башка дөньяга килә. Ә инде үсеп җитеп, аңлы тормыш алып бара башлагач, адәм баласы кылган гамәлләре өчен җавап бирергә, ил һәм җәмгыять каршында җаваплылык тоярга мәҗбүр. Иң зур җаваплылык, минемчә,...

Нәрсә соң ул яшәү мәгънәсе? Мөгаен, аны һәркем үзенчә аңлый торгандыр.
 
Кеше ни өчен туганын белми, чөнки ул үз ихтыярыннан башка дөньяга килә. Ә инде үсеп җитеп, аңлы тормыш алып бара башлагач, адәм баласы кылган гамәлләре өчен җавап бирергә, ил һәм җәмгыять каршында җаваплылык тоярга мәҗбүр.
 
Иң зур җаваплылык, минемчә, әти-әниең, гаиләң, нәсел-нәсәбең каршында булырга тиеш. Чөнки алар сине дөньяга китергән, үстергән, аякка бастырган, тәрбия кылган. Син, беренче чиратта, аларның ышанычын акларга, аларның юлын дәвам итәргә, үзең дә нәсел-нәсәбеңә лаеклы алмаш әзерләргә бурычлы. Кешегә бәя биргәндә, иң элек, аның нинди нәселдән чыгуына һәм үзенең нинди балалар-дәвамчылар үстерүенә игътибар итәләр бит бездә.
 
Һәммә кеше, әти-әнисенең генә түгел, үз милләтенең дә газиз баласы. Чөнки шушы милләт аңа - гасырлар сынавы аша узган туган тел һәм изге дин кебек бәһасез рухи нигъмәтләрен, үзенең бөек тарихын ышанып тапшырган, гореф-гадәтләргә, йолаларга өйрәткән, берләшеп яшәр өчен ил һәм дәүләт төзеп биргән. Шуңа күрә дә һәр адәм баласы өчен милләт каршындагы бурычын түләү, аның киләчәге турында кайгырту - изге бурычка, яшәү мәгънәсенә әверелергә тиеш.
 
Нәсел-нәсәбен һәм милләтен куандырырлык гамәлләр кылу өчен кешегә үз-үзен көннәнкөн камилләштерү, максатлы гомер итә белү зарур. Ә иң олы максат, иң үрнәк тормыш ул - илгә, җиргә, җәмгыятькә һәр-даим кирәкле булу, кешеләрне сөендереп яшәү.
 
Һәр иртәне адәм баласы: «Мин бүген нинди игелекле гамәл кыла алам икән?» - дип уянса, ә кичләрен: «Мин бүген нинди яхшылыклар кылдым?» - дип үз-үзенә сорау бирсә генә, яшәве, чын мәгънәсендә, файдалы һәм мәгънәле булачак. Чөнки бу кыска гына гомер безгә игелекле гамәлләр кылып, дөньяны яхшырту өчен бирелгән.
 
Мин нәсел-нәсәбем, милләтем һәм туган илем каршында үземне һәрчак бурычлы тоям, көчемнән килгәнчә аларга ярдәм итәргә тырышам, алар кайгырганда кайгырам, алар сөенгәндә сөенәм. Мин алар бәхетле булганда гына бәхетле була алам. Шуңа күрә яшәү мәгънәсен үз нәселемә, үз милләтемә, үз дәүләтемә хезмәт итүдә күрәм.
Разил ВӘЛИЕВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X