Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яшь экологлар – «ТАНЕКО» җәмгыятендә

Төпле, аңлаешлы һәм дөрес итеп… «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте белгечләре Түбән Кама-ның яшь экологларына «Татнефть»нең яңа нефть эшкәртү комплексында табигатьне саклау буенча кулланылган технологияләр турында җентекләп сөй-ләделәр, аларны кызыксындырган сорауларга ачыктан-ачык һәм тулысынча җавап бирделәр. 13 декабрьдә, «ТАНЕКО» экологлары чакыруы буенча, балалар экология-биология үзәгендә шөгыльләнүче яшь хезмәттәшләре нефть эшкәртү һәм нефть...

Төпле, аңлаешлы һәм дөрес итеп…
«ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте белгечләре Түбән Кама-ның яшь экологларына «Татнефть»нең яңа нефть эшкәртү комплексында табигатьне саклау буенча кулланылган технологияләр турында җентекләп сөй-ләделәр, аларны кызыксындырган сорауларга ачыктан-ачык һәм тулысынча җавап бирделәр.
13 декабрьдә, «ТАНЕКО» экологлары чакыруы буенча, балалар экология-биология үзәгендә шөгыльләнүче яшь хезмәттәшләре нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексына килделәр. Биредә кунакларга заводның төп җитештерү җайланмаларын күрсәттеләр. Төп игътибар предприятиенең һәм аның янәшәсендәге биләмәләрнең экологик иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән объектларга юнәлтелде.
Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының үзәк операторныенда кунакларны технологик процесс белән идарә итә торган үзенчәлекле автоматлаштырылган система белән таныштырдылар. Аларны бу объектның заманча ясалышы белән беррәттән, функциональ мөмкинлекләре дә сок-ландырды.
Шуннан соң, барысын да күрергә, барысын да белергә теләүче бу делегация күкерт производствосын карады. Биредә, аерып алынган күкерт водороды эшкәртүгә озатылып, пычраткыч матдәдән кыйммәтле һәм ихтыяҗ зур булган продуктка әйләнә. «ТАНЕКО»да кулланыла торган технология 99,8 процент элементар күкерт алу (ә бу бик югары күрсәткеч) мөмкинлеге бирә.
Промышленность мәй-данчыгына эшлекле сәфәр азагында, югары класс укучыларын һәм аларның остазларын заводның чистарткыч корылмалары эше белән таныштырдылар. Түбән Каманың экологик хәле белән якыннан таныш булган балалар производствоның җыентык суын үзенчәлекле чистарту системасын югары бәяләделәр. «ТАНЕКО»да җыентык суның чистартылу сыйфаты югары, кайбер күрсәткечләр буенча, ул 99,9 процент тәшкил итә.
Алга таба әңгәмә
«ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте офисында дәвам итте. Балаларга «Татнефть»нең социаль сәясәте, «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенә эшкә килүче яшьләргә һөнәри үсеш һәм хезмәт баскычыннан югары күтәрелү өчен нинди мөмкинлекләр барлыгы турында сөйләделәр.
Яшь экологлар кайтып китәр алдыннан, экскурсиядән алган тәэсирләре белән уртаклашуларын үтендек. Аерым алганда, 27нче мәктәпнең унберенче классы укучысы Тимур Порываев менә нәрсәләр турында сөйләде:
- Табигатем буенча да, мин - технарь. Барыннан да элек, производствоның нәтиҗәлелеген югары бәялим. Әмма биредә мин барысын да берьюлы күрдем: югары җитештерүчәнлек, хезмәт культурасы, заманча технологияләр һәм, шул ук вакытта, матурлык та, биләмәнең зәвыклы дизайны да!
Ике ел элек, шәһәрдәге конкурсларның берсендә катнашып, химияне бик яхшы белгәне өчен, Тимур «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең Мактау грамотасына ия булган. Шул чагында ук ул, газеталарда бик күп языла һәм халык мактап сөйли торган предприятиене барып күрү уе белән янган. Бу сәфәр аның хыялларын чынга ашырып кына калмаган, ә көтелгәннән күпкә яхшырак булган. Эш шунда ки, Тимурлар гаиләсе 2013 елда элекке союздаш республикаларның берсеннән Түбән Камага күченеп килгән. Анда ул гел башка төрле предприятиеләр күрергә гадәтләнгән булган: төтен сеңеп беткән караңгы, котсыз биналар... «ТАНЕКО»
комплексын исә Тимур башкача тасвирлый: заманча, мәһабәт һәм югары технологиягә ия... Бу егет, мәктәптән соң институт тәмамлагач, бирегә эшкә килергә теләвен дә яшерми.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев