Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ярты гасыр чиген үткәндә...

Шәһәр электр транспорты предприятиесенең хөрмәтле ветераннары, биредә эшләгән беренчеләр һәм кадерле хезмәттәшләребез! Алтын юбилеебыз - Түбән Кама шәһәрендә трамвай йөри башлаган көнгә 50 ел тулу уңаеннан чын күңелдән котлыйм! Бу һөнәри юбилейны уртак эш өчен намус белән хезмәт иткән, авырлыкларга карамастан үз һөнәри бурычларын елдан-ел зуррак җаваплылык белән башкаручы вагон...

Шәһәр электр транспорты предприятиесенең хөрмәтле ветераннары, биредә эшләгән беренчеләр һәм кадерле хезмәттәшләребез!
Алтын юбилеебыз - Түбән Кама шәһәрендә трамвай йөри башлаган көнгә 50 ел тулу уңаеннан чын күңелдән котлыйм!
Бу һөнәри юбилейны уртак эш өчен намус белән хезмәт иткән, авырлыкларга карамастан үз һөнәри бурычларын елдан-ел зуррак җаваплылык белән башкаручы вагон йөртүчеләр һәм кондукторлар, юл хезмәтендәгеләр һәм энергетиклар, ремонт буенча белгечләр һәм инженер-техник хезмәткәрләр - төрле һөнәр кешеләре, хаклы рәвештә, үз бәйрәмнәре дип исәплиләр. Түбән Камада трамвай хәрәкәте һәм, шулай ук, шәһәребезнең транспорт системасы үсешенә һәркайсыбыз үзеннән бәяләп бетергесез өлеш кертә.
Бүген без, ярты гасыр чиген үткән бер мизгелдә, яңа вакыт бусагасында торабыз, алдыбыз-да - яңа офыклар һәм тагын да зуррак мөмкинлекләр. Без үткәннәребез белән горурланабыз һәм киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, чөнки бүгенге көндә Түбән Каманың шәһәр электр транспорты - ветераннарның һәм беренчеләрнең тәҗрибәсенә, зирәклегенә таянып, вакыт белән бергә атлаучы, замана таләпләре һәм стандартлары кушканча эш итүче бердәм фикердәшләрнең тату командасы.
Фидакарь хезмәтегез, уртак эш өчен янып йөрүегез, хезмәт сөюегез, профессионал һәм бердәм коллективның уртак тырышлыгы белән ирешкән югары нәтиҗәләр өчен барыгызга да чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Ветераннарга исә аерым хөрмәтемне җиткерәм. Сезнең тормышыгызның якты сәхифәләре яңа буын хезмәткәрләр өчен үрнәк булып тора.
Алга таба да шәһәр электр транспорты предприятиесе яхшы хезмәте, алтынга тиң кадрлары һәм аларның яңа һөнәри казанышлары белән данланыр дип ышанам.
Бәйрәмебез белән, хөрмәтле хезмәттәшләр! Тормышта барысы да үз җае белән барсын, өегездә ярату һәм муллык өстенлек итсен, сәламәтлек юлдашыгыз булсын, ә яраткан эшегез рухи канәгатьлек китерсен, үзегез башкара торган шушы мөһим, халык өчен бик тә кирәкле һәм мактаулы хезмәтегез белән горурлану хисе күңелегезне яңа биеклекләргә рухландырсын.
Рафаил ХӘБИБУЛЛИН,
Түбән Кама шәһәре электр транспорты предприятиесе
генераль директоры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев