Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яраткан газетасыннан аерылмый ул

«Шәһәр электр транспорты» предприятиесе генераль директоры, Түбән Кама муниципаль район Советы депутатларының «Бердәм Россия» сәяси партиясе җитәкчесе Рафаил Хәбибуллин «Туган як»ка газета чыга башлаган беренче көннәрдән үк һәр елны языла. «Туган як» - яраткан газеталарымның берсе. Миңа анда көн кадагындагы вакыйгаларны яктырткан язмалар, җәмгыять һәм дин мәсьәләләренә кагылышлы мәкаләләр ошый....

«Шәһәр электр транспорты» предприятиесе генераль директоры, Түбән Кама муниципаль район Советы депутатларының «Бердәм Россия» сәяси партиясе җитәкчесе Рафаил Хәбибуллин «Туган як»ка газета чыга башлаган беренче көннәрдән үк һәр елны языла.
«Туган як» - яраткан газеталарымның берсе. Миңа анда көн кадагындагы вакыйгаларны яктырткан язмалар, җәмгыять һәм дин мәсьәләләренә кагылышлы мәкаләләр ошый. Гаиләмдә «Сәламәтлек» сәхифәсен, файдалы киңәшләрне яратып укыйлар. Газета укучылардан килгән җылы эчтәлекле хатлар да күңелебезгә хуш килә. Кешеләргә мәгълүмат ирештерүче технологияләр камил-ләшкән бу заманда, яшь буын мәгълүматны Интернет челтәреннән алырга тырыша. Ләкин, минем уемча, шәһәребездә булган төп вакыйгалар һәм яңалыклар «Туган як» газетасы битләрендә беренчеләрдән булып дөнья күрә. Тагын шунысы да әһәмиятле: газета битләрендә бары тик ышанычлы чыганаклардан алынган һәм дөреслеккә туры килә торган материаллар гына басыла», - ди Рафаил Исмәгыйль улы.
Ә тагын да куанычлысы: Рафаил Исмәгыйль улы «Туган як»ка үзе генә язылып калмый, зур предприятие җитәкчесе буларак, хезмәткәрләрен яраткан газетасына яздыруга зур игътибар бирә, туганнарын, якыннарын яздырырга да онытмый.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Газетага язылу кампаниясе тәмамланырга санаулы көннәр генә калып бара. Язылырга ашыгыгыз! Туганнарыгызны, дусларыгызны да яздырыгыз һәм конкурста катнашыгыз!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев