Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яр буен бергәләп ямьләрбез

Түбәнкамалылар Красный Ключ поселогы янында Кама елгасы яр буен ничек күз алдына китерәләр? Киләчәктә ул урыннарны һәм башка иҗтимагый киңлекләрне үзгәртеп кору һәм төзекләндерү буенча үткән җәмәгать тыңлауларында шул мәсьәләгә ачыклык керттеләр. «Бу елда пляж булдыру эшенә ныклап керешелмәде. Хәер, алга андый мәсьәлә куелмады да. Төп максат ул тирәләрне яхшырту,...

Түбәнкамалылар Красный Ключ поселогы янында Кама елгасы яр буен ничек күз алдына китерәләр? Киләчәктә ул урыннарны һәм башка иҗтимагый киңлекләрне үзгәртеп кору һәм төзекләндерү буенча үткән җәмәгать тыңлауларында шул мәсьәләгә ачыклык керттеләр.
 
«Бу елда пляж булдыру эшенә ныклап керешелмәде. Хәер, алга андый мәсьәлә куелмады да. Төп максат ул тирәләрне яхшырту, кунакханә һәм башка объектлар төзү иде. Ә менә 2017 елда пляж зонасын тәртипкә китерәчәкбез. Халыкның су буендагы ялын тиешле дәрәҗәдә оештыру өчен, анда барлык мөмкинлекләрне дә тудырчакбыз», - диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин, җәмәгать тыңлауларында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
 
Чыннан да, су кырында ял итү куркынычсыз да, шул ук вакытта, күңел ачу төрләренә дә бай булырга тиеш. Су коену урыннарының чисталыгы һәм санитария таләп-ләренең үтәлеше дә зарур...
 
Җәмәгать тыңлауларында катнашучылар, берничә төркемгә бүленеп эшләделәр. Алар кул астында булган гади материаллар - кәгазь җилеме, фломастерлар һәм стиккерлар ярдәмендә киләчәктә Кама яры буен нинди итеп күрергә теләүләрен өстәлдәге тапографик картада чагылдырырга тырыштылар. Әлбәттә, һәркем диярлек ял итү зонасында кафе, коену һәм комда кызыну урыннары, велосипедта йөрү юлы, балалар мәйданчыгы күрергә тели иде.
 
«Гаилә» паркын һәм Кама ярын үзгәртеп коруның беренче этабына 600 миллион сум акча тотыл-ган булса, икенче этапны гамәлгә ашыру өчен азрак - 150 миллион сум акча гына бүленәчәк.
 
Төзекләндерү һәм яхшырту эшләре планында «Кояшлы алан»га кадәр килеп җитү һәм урман тирәсен дә матурлау каралган. Пляжга, шулай ук, урта һәм кече бизнес вәкилләрен, эшмәкәрләрне җәлеп итү дә күздә тотыла.
 
Тагын шунысы да бар, җитәкчеләр белдерүенчә, киләчәктә пляжга керү элекке шикелле түләүле булмаячак. Анда теләгән һәркем теләсә кайсы вакытта бушлай керә алачак. Эшмәкәрләрнең пляжны чикләп алырга хаклары юк. Алар бары тик күңел ачу чараларын һәм тукландыруны гына оештырырга тиеш.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев